Материалы

Туган телебез югалмас, яшәр

последние и лучшие новости искусства в мире

52-3Төмәннең 9нчы мәктәбендә Екатерина Владимировна Доброва 1нче сыйныфта татар этномәдәни компонент белән бию дәресен уздырды. Залны дәрескә әзерләгән арада  укытучыдан эше турында сорадык. 

- “Этнос” балалар үзәгендә икенче ел эшлим. 9нчы мәктәптә 4 төркем, моннан тыш үзәктә түләүле төркемнәрне җитәклим. Анда эстрада, халык биюләрен өйрәнәбез. 1-5 сыйныф укучылары дәресләргә бик теләп йөриләр.

Менә 2-5 сыйныф балалары белән Чыршы бәйрәменә әзерләнәбез, 1 сыйныфлар әлегә җайлашалар. Якын көннәрдә узачак Толерантлык бәйрәменә татар, чегән, рус халык биюләрен әзерләдек. Дәрес – күнекмә ясау (разминка), бию элементларын өйрәнүдән һәм уеннардан тора, - дип сөйләде укытучы.

Бию залында 1нче сыйныф укучылары күнегүләр ясадылар. Боларда татар биюе элементлары да чагылды. Пластик хәрәкәтләр ярдәмендә бер бала уртага чыгып хайванны сүрәтләп күрсәтте, укучылар аңа карап бу нинди җәнлек икәнлеген әйттеләр. Сабыйлар кош та, елан да, кәлтә дә булдылар. Уеннар уйнаганнан соң, татар, чегән, рус милли костюмнарын  киеп, биеп тә күрсәттеләр.

Шушы ук мәктәптә 2”г” сыйныфында Әлфинур Шамил кызы Касыймова татар халык мәдәнияте дәресен үткәрде. Дәреснең темасы: “Татар халык киемнәренең матурлыгы. Баш киемнәр”. Укытучы слайд аша экраннан укучыларны борынгы татар костюмнары белән таныштырды. 

- Балалар, хәзерге заманда рәсемдәге кебек киемнәрдә йөргән кешеләрне күргәнегез бармы?

- Юк, бу киемнәр әүвәлге вакытныкы.

- Күзегезне йомып, уйлап карагыз, мондый киемнәрдә йөри алыр идегезме?

- Юк, хәзер киемнәр җиңел.

Укытучы хатын-кызлар, ир-егетләр нәрсә киюләрен күрсәтте, сөйләде, укучылар дәфтәргә язып бардылар.

Апалары дәрескә бик купшы, матур милли киемдә курчак алып килгән. Аның нәрсәләр киюен карадылар. Өстәлгә ялтыравык белән тышланган сандык куелган. Аның эченнән түбәтәй, билбау, калфак, изү  һәм башкасы чыкты. Укытучы шулай ук татарлар нинди аяк киеме киюләрен сөйләде. Читекләргә нинди бизәкләр төшерелгәнен күрсәтте. Балалар яратып “Түбәтәй” уенын уйнадылар. Тактада бизәк буенча төсле кәгазьләрдән мозаика җыйдылар. “Модельер” ролен дә башкардылар. Катыргы, калып, төсле кәгазьләр ярдәмендә җилем (клей) белән ябыштырып кызлар – калфак, малайлар – түбәтәй ясадылар. Сабыйлар бик тырыштылар, әйберләре ифрат матур чыкты. Бай материаллар, әсбаплар кулланылган эчтәлекле дәрес карадык. 

- “Этнос” балалар үзәгендә 2 ел эшлим. 9нчы мәктәптә 1-4 сыйныфларда  4 төркемне укытам, барлыгы 92 бала белем ала. 52-4Укучылар дәресләрне яраталар, арада төрле милләт балалары бар, быел яңалар килеп кушылдылар, - дип сөйләде хезмәте турында Әлфинур Шамил кызы.

Төмән шәһәрендә яшәүче укучылар, ата-аналары бәхетле, чөнки татар телен өйрәнергә, мәдәниятебез, тарихыбыз, динебез, гореф-гадәтләребез, йолалар белән танышырга, иҗади мөмкинлекләрен, сәләтләрен үстерергә “Этнос” балалар үзәге эшли. Анда акыллы, илебез, милләтебез өчен файдалы балалар тәрбияләнсен өчен бар күңелләрен биреп  хезмәт итүче укытучылар укыта. Шушындый милләт җанлы укытучылар булганда – туган телебез югалмас, яшәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума