Материалы

Туган телебезгә багышланган декада

последние и лучшие новости искусства в мире

10-621 нче февральдә Халыкара туган тел көнен мәктәптә билгеләп үтү матур традицияләрнең берсенә әверелде. Шул уңайдан, 9 нчы февральдән 19 нчы февральгә кадәр, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, Вагай районының Тугыз урта мәктәбендә туган телгә багышланган декада үткәрдек.

Әзерлек алдан ук башланды. Башлангыч сыйныфларда балалар Габдулла Тукай әсәрләренә багышланган рәсемнәр ясадылар, җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр. Башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан укучылар белән иҗади эшләр башкарылды һәм халкыбызның бизәкләрен кулланып ясалган аппликацияләр, калфаклар, альбомнар, түбәтәйләрдән торган күргәзмә дә оештырылды.

Урта сыйныфларда укый торган укучылар татар мәдәниятенә багышланган түгәрәк кысаларында татар халкының бизәнү-ясану әйберләре, киемнәре, милли бәйрәмнәре, биюләре белән таныштылар.

Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча җаваплы педагогы Гөлшат апа Рәхмәтуллина татар халкының каһарманы Муса Җәлилнең туган көненә багышланган зур стенд ясады. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар.

Декаданың соңгы көннәре “Татар баһадиры” исемле чара белән тәмамланды. Аны ике төркемгә бүлеп үткәрдек: нәниләр һәм өлкән укучылар өчен. Бу бәйрәмебезне Ватанны саклаучылар көненә дә багышладык, чөнки мәктәп фидакарьләр тәрбияләүгә зур игътибар итә. Бүгенге көндә бу бәйрәм малайларда һәм егетләрдә көчле рухлылык, кыюлык, намус һәм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һәм үз халкыңа хезмәт итү - ул туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һәм шулай ук булып калса иде.

Хәрби хезмәткәрләрнең бүгенге көндәге буыны һәм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга әзерләнүчеләр, илебезнең иминлеге, туганнары һәм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде. Балаларның физик халәте турында да уйларга кирәк, шул максаттан чыгып егетләр төрле ярышларда көч сынаштылар. Алар татар халкының иң матур бәйрәме - Сабантуй ярышларына тиң иде. Бәйрәм бик тә күңелле үтте: монда капчык белән йөгерү, капчык белән сугышу, бау, таяк тартышу кебек уеннар булды. Һәр уеннан соң кызлар егетләрне котлап, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, алар барысы да туган телдә барды. 5, 7 һәм 9 сыйныф кызлары татар халык биюләрен башкардылар.

Бигрәк тә башлангыч сыйныф укытучылары (Әйтбикә Сөләйманова, Вәлия Рамазанова) бәйрәмнең концерт бүлегенә зур өлеш керттеләр. Кызларга матур-матур милли күлмәкләр тектерделәр.10-9 Башка укучыларны матур киемнәр белән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре (Гөлшат Шихова, Зөлхәйдә Сәйдуллина) тәэмин иттеләр. Аларга без зур рәхмәтебезне белдерәбез. Авыл клубы белән күп еллар бердәм булып эшлибез, алдагы көннәрдә дә бәйрәмнәрне бергәләп үткәрүне дәвам итәргә телибез.

Бәйрәм ахырында мәктәп мөдире Вайнер Ибуков татар батырларына грамоталар таратты, барлык җыелган җәмәгатьне киләчәк Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Алдагы көннәрдә дә туган телебезгә, тарихыбызга, мәдәниятебезгә игътибарлы булырга чакырды һәм мондый чараларны еш үткәреп торырга тәкъдим итте.

Венера ИБУКОВА, татар теле һәм әдәбияты
укытучысы, Вагай районы, Тугыз авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума