Материалы

Туган телне кем яхшы белә?

последние и лучшие новости искусства в мире

4-7Бу сорауга җавап өлкәнең этномәдәни мәктәпләре укучылары чираттагы тапкыр татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә күләмендәге олимпиадага җыелгач билгеле булды. Төмәнгә өченче турга Вагай районының Тугыз, Карагай, Казанлы, Түбән Тәүде районының Чугунаево, Киндерле, Тубыл районының Лайтамак, Тубыл шәһәренең 15нче, Төмән районының Шыкча, Индрәй, Акъяр, Талымхан, Ялутор районының Аслана, Яңа Атьял, Исәт, Яркәү районының Кызыльяр мәктәпләреннән 26 укучы килде.

Элекке елларда җиңүчеләр төбәкара олимпиадага Казанга юнәлсәләр, быел бу сынаулар булмавын хәбәр иттеләр оештыру комитетында.

– Быел бер айга сузылган өлкә күләмендәге олимпиаданы татар теле һәм әдәбиятын, француз телен яратып өйрәнүчеләр башлады. Татар теленнән сынауларга 30 укучы килергә тиеш иде. Барлыгы 23 фәннән 743 укучы үзенең көчен сынап караячак. Тагын да быел һәр фән буенча ярышларны шул фән белән бәйле уку йортларында уздырдык. Бүген без Төмән дәүләт университетының филология һәм журналистика институтында. 13 февральдә төзелеш-архитектура академиясенең матур залында олимпиаданың ябылу тантанасы үтәчәк. Чираттагы яңалык – Татарстан Республикасында төбәкара тур булмый, дип белдерделәр. Сәбәпләре безгә билгеле түгел. Шуңа да өлкә этабы укучылар өчен иң җаваплысы дип исәпләнәчәк.

Катнашырга теләүчеләр саны елдагыдан ике мәртәбә артса да, без иң тырышларны гына өлкә турына кабул итәргә планлаштырдык. Үткән ел өченче этапта 845 катнашучы белем дәрәҗәсен тикшергән иде. Бу бәйгедә алган Мактау кәгазьләре укучыларның уңышлары тупланмасында аеруча әһәмиятле урын алып торачак. Аларга ул Россия күләмендәге олимпиадага барырга юллама булса, илнең төрле төбәкләреннән җыелган сәләтле балалар арасында яуланган җиңү – илнең теләсә кайсы югары уку йортына имтиханнарсыз укырга керергә юл ача.

Олимпиаданың максаты – шәхси фикере, идеяләре булган, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү. Сәләтле балаларга ярдәм итү өчен шартлар тудыру, фәнни эшчәнлек белән кызыксынуларын арттыру, укытучыларның тәҗрибәсен барлау һәм башкаларны да таныштыру кебек бурычларыбызны тормышка ашырырга тырышабыз, - дип сөйләде олимпиаданың оештыру комитеты сәркәтибе - ТОГИРРОның педагогик эшләрне оештыру бүлеге начальнигы Надежда Рагулина.

Татар теле һәм әдәбияты буенча жюри җитәкчесе - филология фәннәре докторы Хәнисә Алишина бәйгенең беренче көнендә Төмән дәүләт университеты, Төмән дәүләт нефть һәм газ университеты вәкилләре белән очрашулары, күрсәтмә материаллар таратылуы, өлкә татар яшьләр берлеге җитәкчесе Сәет Тузмөхәммәтовның оешма, аның эшләре, планнары белән таныштыруы турында сөйләде. Ел саен өлкә күләмендәге ярышта бер үк мәктәпләр, бер үк укытучылар әзерләгән укучылар катнашуына; ел да уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Төмән районының Муллаш урта мәктәбендә, тагын да иң зур татар авылы саналган Ямбай мәктәбе, Каскарадан, Тубыл районының Вәчир, Күкрәнде, Аромаш районының Көсәйкүл, Яркәү районының Яңа Кәешкүл, Карбан мәктәпләрендә сәләтле балалар белән эшләмәүләренә борчылуын белдерде. “Бу аңлашылмаучылыкны өлкә автономиясе утырышында хәбәр итәчәкмен. Аларның бәйгеләргә мондый мөнәсәбәте мәктәпләрнең ябылуына китерәчәк. Мин татар теле бүлегендә эшли башлаганда йөздән артык мәктәп иде, хәзер аларның саны илле тирәсендә генә”, - диде Хәнисә Алишина.

Быелгы олимпиадада җиңеп чыгучылар: 11 сыйныфтан – 1 урында Юлия Катаргулова (Вагай районы, Казанлы мәктәбе, укытучысы – Асия Зимагулова), 2 урында Диана Демчук (Вагай районының Тугыз мәктәбе, укытучысы – Венера Ибукова), 3 урында Җәмилә Юнысова (Төмән районының Шыкча мәктәбе, укытучысы – Гүзәлия Муллачанова); 10 сыйныфтан 1 урында Анжелла Гадиева (Төмән районы, Шыкча мәктәбе), 2 урында Альбина Нәҗметдинова (Төмән дәүләт нефть һәм газ университеты лицее), 3 урында Гөлсем Кузакбердиева (Вагай районының Казанлы мәктәбе), Чулпан Мирхәлилова (Ялутор районының Яңа Атьял мәктәбе, укытучысы – Зөлфия Калгаманова); 9 сыйныфтан 1 урында Нурия Сәйдуллина (Вагай районы, Тугыз мәктәбе, укытучысы – Венера Ибукова), 2 урында Дарина Ниязова (Ялутор районының Исәт мәктәбе, укытучысы – Фирдәвес Сафарова), 3 урында Эльфрида Әхмәтҗанова (Төмән районы, Шыкча мәктәбе).

Биремнәрнең рус телле балалар өчен төзелгән татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы ярдәмендә әзерләнгәнлеген сөйләделәр укытучылар. Ә өлкәдәге этномәдәни мәктәпләрдә татар балалары өчен төзелгән дәреслекләрдән укыйлар. Шунда бераз кыенлык тууы, программада булмаган биремнәр очравын белдерделәр.

Ә менә укучылар үзара кайсы телдә сөйләшәләр, олимпиадада җиңү сезнең хезмәт хакына тәэсир итәме, бер укучыны әзерләгәндә башкаларга белем бирүнең сыйфатына зыян килмиме кебек сорауларга укытучылар бердәм рәвештә диярлек түбәндәгеләрне сөйләделәр:

- Олимпиадага әзерләнүне бишенче сыйныфтан ук башларга кирәк. Бу эшне даими алып бармасаң, куандырырлык нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Ә сәләтле балалар белән без түгәрәкләрдә, дәрестән тыш шөгыльләнәбез. Җиңүләр өчен төрле районда төрле елда төрлечә премияләр бирелә. Район күләмендәге бәйгеләрдә 50дән югары балл җыючылар өченче турга килделәр. Кайберәүләр районда җиңү өчен генә дә бишәр мең өстәмә акча алган, кайберәүләр өлкә күләмендәге ярыштан призлы урын алып кайткан өчен дә өч йөз – ике мең сум өстәмә түләү белән чикләнә. Бу район, мәктәп җитәкчеләренең карашы белән бәйле.4-1 Монда балаларны алып килүдә үк чагыла ул карашлар: кем өеннән утырып китә, кем азапланып ераклардан берничә шәһәрара транспортына күчеп утырып килә. Әле торак мәсьәләсен дә үзе хәл итәргә тиеш.

Күпләр укучыларның үзара себертатар телендә сөйләшүләрен, дәресләрдә дә теманы аңлату өч телдә (әдәби татар, себертатар, рус) барганлыгын әйттеләр. Тик менә саз ягындагы, үзәктән читтәге авылларда да аңлашу теле булып рус теле кереп баруын ишетү бер дә шатландырмады.

Ләкин мөгаллимәләребез шат, шулай бергә җыелышып, бер сөйләшеп, киңәшеп алу да зур бәйрәм, диделәр. Әзерлекне тагын да нәтиҗәлерәк итәргә сүз бирделәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума