#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Тукай безнең йөрәкләрдә…“

последние и лучшие новости искусства в мире

20-12Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны безнең мәктәптә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр, ачык дәресләр уздырыла. Төрле акцияләр, интеллектуаль уеннар, викториналар, конкурслар оештырыла һ.б. Укучылар проект эшләрен яклыйлар һәм шигырьләрен яратып сөйлиләр.

2021 елның апрель аен да Тукай иҗатына багышладык. Оештырылган чараларда 1-11 сыйныф укучылары бик актив катнаштылар. Үзләренең белемнәрен, көчләрен һәм сәләтләрен төрле яктан сынап, дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Бу елны бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына – 135 ел! Үзеннән соң бәһасез бай мирас калдырган, балалар өчен легендар әкиятләр язган, туган телебезгә иң ягымлы шигъри юллар багышлаган шагыйребез бүгенге көндә дә популяр, иҗаты шундый ук актуаль булып кала.

Тукай иҗаты күптән инде халыкара хәзинәгә әверелде. Әсәрләре татар әдәбиятында дөнья халыкларының телләренә иң күп тәрҗемә ителгән әдип. Тукай иҗаты дөнья мәдәнияте бакчасындагы татар чәчәге ул. Үзе дә төрек, гарәп, фарсы, рус, казах, татар телләрен яхшы белеп Пушкин, Лермонтов, Толстой, Крылов, Некрасовны, рус теле аркылы көнбатыштан Байронны, Шекспир, Гейне, шәрыкътан оригиналда Хафиз, Сабир, Сәгъди, Низамины укыган, тәрҗемә иткән, алар иҗаты белән татар халкын һәм башка төрки халыкларны таныштырган язучыларның беренчесе.

Шуңа күрә дә безнең күңелләрдә, йөрәкләрдә, Тукай рухы, Тукай шигырьләре, Тукай моңнары. Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр!

Азалия ГАБДРӘХИМОВА,
Муллаш урта мәктәбе туган
тел һәм әдәбият укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836