#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тукай әсәрләре сәхнәдә

последние и лучшие новости искусства в мире

20-425 нче апрель көнне Индрәй мәктәбендә (Төмән районы) Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм чарасы булып үтте. Укучы балалар татар халык шагыйре әсәрләрен быелгы Театр елы белән бәйләп тамашачыларга кызыклы итеп сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аларның “Кәҗә һәм сарык хикәсе”, “Бичара куян”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Су анасы”, “Бала белән күбәләк” һәм шагыйрьнең башка әсәрләрен мавыктыргыч һәм оста итеп башкаруларын карарга бик кызыклы булды. Һәр иҗади чыгышларына балалар чын артистлар сыман тиешенчә киенештеләр, татар көйләре кертеп баеттылар һәм кирәкле җиһазлар кулландылар.

Ә укучыларның бөек Тукайның үлемсез әсәрләрен матур итеп туган телебездә килештереп сөйләүләре шатландырды гына. Бу тамашада себер татарларының бәйрәм күренешләре чагылуы да бик урынлы булды. Балалар: “Курагыз тулы мал булсын, гаетегез котлы булсын!” – дия-дия “өйдән-өйгә” йөрделәр, ә ачык йөзле юмарт хуҗалар яхшы теләкле авылдашларын мул итеп күчтәнәчләр белән сыйладылар. Күңелле иҗади күренешләрне яратып карап утыручылар, оста катнашучылар тамаша белән канәгать иделәр. Эчтәлекле, кызыклы формада үткәрелгән чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлова әзерләде. Әйтергә кирәк, Рузилә Шәрифулла кызы уку елы буена татар шагыйрьләре, язучылары, җирле танылган шәхесләр турында мәктәп балалары катнашында класстан тыш чаралар күп үткәрә: ул да булса төрле тематик конкурслар, бәйгеләр, мәгълүмати стендлар, түгәрәк өстәлләр, фәнни конференцияләр һ.б. Кызыксынучан укучылар теләп катнашалар, яңа мәгълүматлар табалар, эзләнәләр, өйрәнәләр. Эшеңә күңел белән карасаң - җимешләре дә мул була. Рузилә Исмәгыйлова укучылары мәктәп кенә түгел, район, өлкә, хәтта халыкара конкурсларда, олимпиадаларда җиңүчеләр исәбендә, 1,2 нче урыннарга лаек булып дипломант, лауреат исемнәрен яулыйлар. Үзе турында ул кыскача: “Бу минем генә уңышларым түгел, ул – һәр баланың үзенең теләге, омтылышы, бергә эшләүче коллегаларымның хезмәттәшлеге, ата-аналарның аңлавы, ярдәме һәм мәктәп администрациясенең булышлыгы”, - дип әйтә. Шундый мәгънәле, эчтәлекле чаралар гел үткәрелеп торсын иде, ә балаларның туган телләре белән кызыксынулары арта гына барсын иде.

Зәкия СӘИТОВА,
Төмән районы, Индрәй поселогы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836