#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Төмән өлкәсендә мөселман берләшмәләре һәм дини объектлар”

последние и лучшие новости искусства в мире

41-4Сентябрь аенда шул исемдәге иллюстрацияле белешмәлек дөнья күрде. Китапның авторлары - политик фәннәр кандидаты, автоном коммерцияле булмаган «Төбәк социумын үстерү институты»ның эшләр идарәчесе Максим Черепанов һәм өлкәдә танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Кәлил Кабделвахитов.

Белешмәлектә Төмән өлкәсе территориясендә ислам дине турында мәгълүмат бирелгән. Аның төп өлешен мөселман берләшмәләренең урнашу урыны, саны һәм социаль-демографик составы, лидерлары һәм күренекле кешеләре, дини йолалар һәм берләшмәләрнең иҗтимагый эшчәнлеге турында мәгълүмат тәшкил итә. Төмән төбәгендә ислам тарихын тасвирлаучы мәкаләләр аерым урын алып тора.

Китап дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, педагогик җәмәгатьчелеккә, журналистларга, дини оешмалар әгъзаларына һәм, гомумән, Россиядә ислам тарихы һәм хәзергесе белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

Белешмәлек “Красное знамя” типографиясендә 300 данә тираж белән чыгарыла. Яхшы кәгазьдә, төсле итеп бастырыла. Интернет челтәрендә аның электрон варианты да бар.

Эчтәлеккә күз салсак, монда 14 гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр өлкәдәге ислам тарихы, бүгенге көндәге хәле, изге урыннар, Төмәндәге беренче мәхәллә турында язмалар урын алуын күрәбез. Аннары өлкәдәге барлык мөселман дини оешмалары һәм төркемнәре белән танышырга мөмкин. Монда төзүчеләр мөмкин кадәр тулы мәгълүмат бирергә тырышканнар: регистрация үткән елыннан башлап, оешманың җитәкчесе, имамы турында язылган, нинди дини бәйрәмнәрне үткәрүләре, мәчеткә җомга намазына, бәйрәмнәргә күпме кеше килүе, җәмәгать эшләрендә катнашулары, оешманың күренекле әгъзалары, оешмага ярдәм итүчеләргә кадәр үз урынын тапкан. Белешмәлек районнарга бүлеп төзелгән.

“Белешмәлек текстының чыганак базасы дин белеме, тарих һәм социология өлкәсендә академик тикшеренүләрнең, архив материалларының, Ислам массакүләм мәгълүмат чараларының һәм интернет-ресурсларның материалларын үз эченә ала. Дини берләшмәләр турында мәгълүмат җыю өчен авторлар тарафыннан мөселман берләшмәләре рәисләре һәм имамнары арасында анкета сораштыру үткәрелде, ул элекке елларда авторлар алган мәгълүматларны төгәлләштерергә мөмкинлек бирде”, - дип яза кереш сүздә Максим Черепанов.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836