Октябрь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Өлкәбезнең күренекле профессоры Хәнисә Алишинаны Татарстан Республикасы фәннәр академиясе президенты Мәкъзум Саләхов академия юбилеенда үткән пленар докладында шундый матур исем белән бүләкләде.
Казанда Татарстан Республикасы фәннәр академиясе оешуга 30 ел һәм Республикада академик фәннең 100 еллыгына багышланган чаралар уздырылды. Анда хөрмәтле Хәнисә Чәүдәт кызы да катнашты. Ул безгә әлеге ихтирамга лаек бәйрәм турында сөйләде:
- ТР фәннәр академиясе Россиядә глобаль тикшеренүләр, дөнья сәясәте, икътисад, тел, тарих, татар халкының мәдәнияте өлкәсендә әйдәп баручы академик, эксперт, белем бирү үзәге буларак дөньякүләм танылган.
Фәннәр академиясе безнең илдә гуманитар белемнең тулы бер тармакларын үстерүдә бәяләп бетергесез роль уйнады. Анда берьюлы берничә уникаль фәнни институт һәм үзәк булдырылган һәм уңышлы эшләп килә. Узган унъеллыкларда академия галимнәре һәм аның җитәкчеләре дәүләт һәм академия бергәлеге файдасына бик зур эш башкарган.
Академия составында ярты миллион татар яшәгән Себердән чыккан галимнәр дә эшләде. Алар - филология фәннәре докторы, фольклорчы Хәмит Ярмөхәммәтов, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле фольклорчы Флора Әхмәтова-Урманче.
Төмәннән 4 кеше күренекле хезмәтләре һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә зур уңышлары өчен фәннәр академиясенә сайландылар: беренче хатын-кыз-академик, себер татарлары телен фәнни өйрәнүгә нигез салучы Диләрә Тумашева, Россия фәннәр академиясе академигы, СССР фәннәр академиясенең Төмән фәнни үзәгенә нигез салучы, физика-математика фәннәре докторы Роберт Нигъмәтуллин, тюркология юнәлешендә зур эшләр башкарган, Төмән дәүләт университетында татар төркемен оештыручы филология фәннәре докторы Хәнисә Алишина, Төмәндә федераль нейрохирургия үзәгенең баш табибы, медицина фәннәре докторы, профессор, Альберт Суфианов та булуын докладымда билгеләп үттем.
Фәннәр академиясе галимнәре өчен фәнни бердәмлек хас, ул, кыенлыкларга карамастан, иң амбициоз проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Без уртак фәнни иҗат һәм аралашу мөмкинлекләрен югары бәялибез.
Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев фәннәр академиясен булдыру һәм торгызуга актив ярдәм итте, анда заманның күренекле галимнәрен җибәрде. Без Фәннәр академиясенең башлыклары белән хаклы рәвештә горурланабыз. Тел, әдәбият һәм сәнгать, энциклопедия, тарих, гамәли семиотика институтлары, гаилә һәм демография үзәге, Россия Федерациясе һәм чит илләрдәге татар халкын берләштерү факторы буларак татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өлкәсендә Ислам тикшеренүләре үзәге белән уртак эшне дәвам итәргә өметләнәбез.
Бу мөһим көндә барыбызга да ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, фәнни эзләнүләрне дәвам итәргә, үз алдыбызга яңа бурычлар куярга һәм аларны уңышлы хәл итәргә телибез. Алга таба да фәнни тикшеренүләрнең дәрәҗәсе һәм темпы үссен, дип тәмамладым сүземне.
Юбилей уңаеннан «Төрки-татар тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм өйрәнү» күргәзмәсе ачыла. «Татар халкын берләштерү факторы буларак татар теле: цифрлаштыру мөмкинлекләре һәм перспективалары», «Тарихи фән контекстында татарларның милли тәңгәллеге» һәм экология, демография, Исламга багышланган түгәрәк өстәлләр үтә.
“Мирасханә” кулъязма һәм музыкаль мирас үзәгендә шәхси архивларның язма һәм кулъязма чыганакларын, материалларын фәнни әйләнешкә кертү һәм саклау проблемаларына багышланган Ачык ишекләр көне дә тарих төпкелләрен күрергә мөмкинлек бирә. Үзәккә күренекле язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахунов һәм танылган әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегуловның шәхси архивлары рәсми рәвештә кабул ителә.
Гөлнур ВӘЛИЕВА