Материалы

Тырышлык бушка китмәде

последние и лучшие новости искусства в мире

11-8Төмәндә өлкә олимпиадасында җиңү яулаган укучыларга тантаналы рәвештә грамоталар тараткан көнне үк татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән югары уңышларга ирешкән алты укучы Казанга төбәкара бәйгегә юл алды. Алар: Ялутор районының Аслана мәктәбеннән үткән ел да әдәбияттан призер, 11 класс укучысы Данир Юртлыбаев, Төмән районы, Шыкча мәктәбе кызлары: 9 сыйныф укучылары Альбина Нәҗметдинова, Анжелла Гадиева һәм 10 сыйныф укучысы Җәмилә Юнысова, шулай ук былтыргы ел олимпиадасында әдәбияттан призер, Муллаш урта мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Чулпан Юсупова, Вагай районы Тугыз урта мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Диана Демчук.

Казанда безне зур автобус белән каршы алып, Петровский поселогындагы “Регина” кунакханәсенә урнаштырдылар. Буш вакыт булуга, Кол Шәриф мәчетенә кереп садака салдык, Кремль буенда йөрдек, Бауман урамында сәяхәт иттек, кибетләргә кереп, туганнарга, таныш-белешкә истәлекле бүләкләр сайладык.

Берәүләр олимпиада сорауларына җавап эзләгән арада, икенчеләр шигырь бәйгесендә катнаштылар. Укучылар бик сәнгатьле итеп татар шагыйрьләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Олимпиада җитәкчеләре кисәтеп тә куйдылар, киләсе елда шигырь сөйләп алган балларны әдәбият буенча нәтиҗәләргә кушып, гомуми бәя куячаклар. Шуның өчен киләчәктә укытучыларга да балаларны яхшырак әзерләргә тәкъдим итәр идем. Чыгышлар югары дәрәҗәдә булсын өчен, шигырьне бик нык тоярга кирәк, җан һәм йөрәк аша уздыру, һәр фикергә, һәр сүзгә, хәтта һәр хәрефкә игътибарлы булу сорала. Авторның әйтергә теләгәнен тыңлаучыга җиткерергә тырышу да мөһим. Бу бәйгедә булган укучылар моңа үзләре дә төшенделәр кебек.

Аннары укытучылар белән Казан федераль университеты галимнәре очрашу оештырдылар. Университетның факультетлары, анда керү тәртипләре турында сөйләделәр. Төмән өлкәсеннән абитуриентларны да чакырдылар. Укырга теләүчеләргә рус әдәбиятыннан, рус теленнән, җәмгыять белеменнән БДИ тапшырырга һәм татар теленнән университетның үзендә тест үтәргә кирәк. Студентларны тулай торак белән тәэмин итүләре турында әйттеләр, шулай ук яхшы укысаң 10000 сум чамасы стипендия һәм бик яхшы укучыларга 50 мең сумга кадәр грант алу мөмкинлекләре барлыгы да ачыкланды. Бу университет кысаларында төрле фәнни-гамәли укулар, конференцияләр, олимпиадалар үтә. Кызыксынучыларга КФУ сайтына кереп карарга мөмкин. Аннары Чулпаныбыз университетта туган телне саклау, татар теленең бүгенге көндә торышы турында чыгышлар да тыңлап кайтты.

“Идел” журналы хезмәткәрләре белән очрашу чарасында да катнаштык. Һәркемгә бүләкләр – “Идел”журналының соңгы саннарын тараттылар.

Бераз ял иткәннән соң, безне тагын бер мавыктыргыч сәяхәт көтә иде: Галиәскәр Камал театрына спектакльгә бару. Без “Мулла” исемле спектакль карап, бик хозурланып кайттык. Йокларга ятар алдыннан драманың каһарманнары турында сөйләшү алып бардык, һәркемнең үз фикере, үз карашы бар иде. Монда бик актуаль проблемалар күтәрелә. Төп геройлар: Әсфәндияр белән Галимәне яраттык та, кызгандык та, Эльбруска карата нәфрәтләндек. Укучыларның хөкем йөртүе күңелгә хуш килде, сәләтле балалар белән аралашу безне - укытучыларны да рухи баета, тормышка башкачарак карарга өйрәтә.

“Сәләт” яшьләр үзәге белгечләре белән очрашу да укучылар күңелендә эзсез калмас. ”Сәләт”- Татарстанда ял итү үзәге. Аның төрле юнәлешләре бар икән: татар телен, әдәбиятны, чит телләрне тирәнтен өйрәнү, татар халык тарихын, рәсем һәм сәхнә, җыр һәм бию, кино һәм ораторлык сәнгатен үзләштерү, спорт яратучыларга бөтен мөмкинлекләр бар, физика, математика, компьютер белән кызыксынучыларга осталыкларын арттыру дәресләре карала. Монда 5-11 сыйныф укучылары ял итә, студентлар да үзләренә шөгыль таба алалар. Үзәктә ял итәргә теләге барларга теркәлү өчен сайт адресы: alannar.selet.biz.

Иң тетрәндергеч, дулкынландыргыч тантаналы бүләкләү кичәсенә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы беренче урынбасары Данил Мәхмүт улы Мостафин, КФУның филология фәннәре профессоры Энҗе Хәнәфи кызы Кадыйрова һәм олимпиада оештыруда җитәкче Лилия Рәшит кызы Әхмәтҗанова килгән иде. Иң беренче Диана Демчук грамота белән бүләкләнде. Ул 10нчы сыйныф укучылары арасында татар теленнән җиңүче булып кайтты. Татар теленнән 9нчы сыйныфлар арасында Альбина Нәҗметдинова һәм 11 сыйныф укучылары арасында Чулпан Юсупова призлы урыннар алдылар. 10нчы сыйныф укучылары арасында иң оста шигырь сөйләүчеләрдән тагын Диананы сайлаганнар иде. Ул Булат Сөләймановның “Җирсү” шигырен яттан өйрәнгән иде. Кызганычка каршы, әдәбияттан урыннар булмады. Шуңа карамастан, укучыларны югары дәрәҗәдә катнашулары белән тәбрикләп, рәхмәт әйтер идем. Әдәбиятны белү өчен нихәтле тырышлык һәм түземлек кирәк, укучыларның белемнәре тирән булуы күренеп тора, укытучыларның да балаларны кызыксындыра алуларына ис китеп, хөрмәт хисе тагын да арта. Олимпиадага әзерләгән, урын алган укучыларның укытучыларын да игътибарсыз калдырмадылар. Шулай итеп, Шыкча урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Хәлил кызы Муллачанова һәм Муллаш урта мәктәбе укытучысы Азалия Радик кызы Габдрәхимовага һәм миңа Мактау кәгазьләре, укучыларга һәм укытучыларга - һәрберсенә истәлекле бүләкләр (китаплар) бирелде.

Бер-беребезне тагын да якынрак белдек, теләкләр, хыяллар белән уртаклаштык.

Венера Ибукова, Вагай районы, Тугыз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума