Укытуда яңа технологияләр файдалану

последние и лучшие новости искусства в мире

12-9Февраль аенда чираттагы җыелышта Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Интеграцияләнгән укыту ярдәмендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү» дигән темага ZOOM белем бирү платформасын файдаланып семинар үткәрделәр. Биредә өч чыгыш һәм ике дәрес күрсәтелде. Беренче чыгышта мин методик берләшмә җитәкчесе буларак, семинар темасына бәйле теоретик материаллар турында сөйләдем.

Шулай ук Шыкча урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Флера Зөлбохарова «Төп, өстәмә белем бирү һәм класстан тыш эш ярдәмендә укучыларның иҗади потенциалын үстерү» дигән тема белән таныштырды. “Укучыларның дәресләрдә иҗат итүнең төп шарты - уңыш ситуациясен булдыру. Бу башлангыч сыйныф укучыларын этнокультурага тарту гуманитар цикл дәресләрендә, эстетик, хезмәт һәм патриотик тәрбия бирү юнәлешләрендә тормышка ашырыла. Туган тел дәресләрендә башлангыч сыйныф укучыларын татар халык һөнәрләре, кәсепләре, гореф-гадәтләре белән нәтиҗәле таныштырырга кирәк. Башлангыч сыйныф укытучысының укыту эшчәнлегендә этнопедагогикадан файдалану ил, туган як тарихы, халык көнкүреше традицияләре һәм мәдәнияте турында белемнәрне формалаштыруны, барыннан да элек патриотизм тәрбияләүне күздә тота. Һәр тел - татар теле, рус теле - шәхес нигезе булып калырга тиеш. 12-8Чөнки кешенең теге яки бу халыкка карата чиста тышкы, этник билгеләреннән тыш, телнең эчке аңлавы төп аспектлар булып тора”, - диде укытучы. Алга таба Индрәй урта мәктәбе укытучылары Рузилә Исмәгыйлова 5 нче сыйныфта «Ак чәчәкләр илендә акыллы, мәрхәмәтле, мәңгелек” дип исемләнгән татар әдәбияты һәм географиядән интеграцияләнгән дәрес - «мастер-класс» һәм Зәкия Сәитова “Татар теле дәресләрендә иҗади якын килүнең әһәмияте» темасыннан чыгып стенд дәресне 3 нче сыйныфта «Сүз төркемнәрен кабатлау» темасына багышладылар. Дәресләр шулхәтле эчтәлекле, заманча кызык булып чыкты. Интеграция технологиясен файдаланып, төрле фәннәрнең уртак якларын табып, яңача бик тә отышлы булып чыга икәнен күрсәттеләр. Акъяр мәктәбе укытучысы Роза Казакеева татар теле һәм музыканы берләштереп «Татар әдәбияты һәм музыкасының интеграцияләнгән дәресендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү» дигән темага чыгыш белән Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыренә язылган җырны җырлап күрсәтте. Интеграцияләнгән укыту принциплары укучыларның фикерләвен үстерү өчен тулы күләмдә эшләргә тиеш. 12-7“Бу дәрестә укучыларның төрле интеллектуаль сәләтләрен үстерү өчен уңай шартлар тудырырга, аның аша тагын да киңрәк фикерләүне формалаштырырга, гамәли тормышта, һөнәри һәм фәнни хәлләрдә теоретик белемнәрне кулланырга өйрәтергә мөмкин. Интеграцияләнгән дәресләр укыту процессын тормышка якынайта, аны натурализацияли, вакыт рухын җанландыра, мәгънә өсти. Нинди генә заманча методлар кулланып укытсак та, туган телеңне, балаларны яратып эшләргә кирәк дигән фикергә килдек.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының

методик берләшмәсе җитәкчесе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума