Материалы

Укытучы булу – зур бәхет ул!

последние и лучшие новости искусства в мире

8-13Иртәнге җил белән дулкынланып
Ята көмеш сулы Паймә күл.
Тиккә түгелдер, аны зурлап

Җырга салган элек картлар шул.

Халкы ачык йөзле, шат күңелле,
Түгәрәк утырган авылы.

Кара урман икән аның яны,
Бигрәк җиңел, таза һавалы.

                                                  Юрмы авылына бер ямь биреп
                                                       Тора айлы Рәис мәчете.

                                                  Иманлы-сабырлы халык булгач,
                                                       Булыр киләчәге бәхетле.

Рәкыйп Ибраһимовның шигъри юллары белән башлады үзе турында сүзен Миләүшә Хәлит кызы Ниатбакиева Төмән өлкәсендә үткән “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесендә. Шушы бәйгедә ул “Педагогик тәҗрибәсен иң яхшы гомумиләштерүче” дигән номинациядә җиңүче укытучы.

Бу ярышта ул башлангыч сыйныф татар теле һәм әдәбияты укытучысы тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Укучыларның туган телләрен яратуларын, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүләрен белү-күрү – үзе бер шатлык. Ә бу эштә керткән өлешеңне күрү – икеләтә сөенеч. Укысыннар, күбрәк белсеннәр иде безнең укучыларыбыз. Ә моның өчен армый-талмый эшләргә кирәк”, - дип сөйли Миләүшә Хәлит кызы.

Тумышы белән М.Ниатбакиева Вагай районы, Янек авылыннан. Әтисе Хәлит Зәйнетдин улы белән әнисе Айнихәят Нурмөхәммәт кызы 55 ел бергә яшәп, бергә эшләп, 2 малай, 3 кыз үстерәләр. Алар үзләренең 5 балаларына да беренче укытучылар булдылар. Миләүшә Хәлит кызы әти-әнисенең тәкъдиме буенча укытучы юлын сайлый. 1983 елда Төмән педагогия училищесын тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы дипломын ала. Соңыннан белемен Тубыл дәүләт педагогия институтының математика факультетында дәвам итә. Ул 33 елга якын тормыш юлын мәктәп белән бәйли.

Хәзерге көндә Миләүшә Хәлит кызы Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли һәм шулай ук шушы мәктәптә башлангыч классларда 9 ел дәвамында татар теле һәм татар әдәбиятын укыта. Ул хәзерге көндә югары квалификация категориясен алган мөгаллимә,  күп югары дәрәҗәдәге грамоталар белән бүләкләнгән. 

Аның һәр дәресе заман таләпләренә туры килә. Ул үзенең эшендә төрле технологияләр кулланып нәтиҗәлелекне арттыра. “Бүгенге көндә  беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр”, - ди Миләүшә Хәлит кызы. Шулай ук укыту-тәрбия эшендә мәдәниятләр диалогы, проблемалы, үстерешле укыту, сәламәтлек саклау, проектлар төзү, уен технологияләре белән уңышлы эш итә.

Укучыларның белемнәрен арттырыр, акыл үсешен активлаштыру өчен Миләүшә Хәлит кызы   дәресләрдә, класстан тыш чараларда  төрле формалар куллана: уен-дәрес, төркемнәрдә эшләү, берләштерелгән дәрес, дәрес-экскурсия, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, дәрес-диспут, семинарлар, проект яклау. Укытучы укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү, мөстәкыйльлеккә өйрәтү максатын күз алдында тотып кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү формаларын эш планына даими кертә.

Миләүшә Хәлит кызы укытучылар өчен уздырыла торган чараларда үзе дә һәрвакыт катнаша һәм  тәҗрибәсе белән уртаклаша. Үзенең хезмәтен, укучыларын яратып эшли.

Иптәше Сәгыйть абый белән ике егет үстерәләр. Зур уллары Рөстәм хәзерге көндә нефтегаз колледжында укый. Ул мәктәптә укыган вакытында нәфис сүз осталыгын күрсәтеп,  Мәскәүдә халыкара бәйгедә беренче урынга иреште, колледжда үтә торган ярышларда  алдынгы урыннарны гына ала. Кечкенә малайлары Руслан 8 сыйныфта укый.

“Миннән дә бәхетле кеше юк сыман: хезмәтем, укучыларым, җанымны аңларлык гаиләм – ирем, балаларым, туганнарым бар. Әле яшәешемә көч өстәп, киңәшләрен биреп торучы әнием исән-сау. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер дусларым янәшәмдә.

Әгәр мин үземнән яхшырак, күбрәк белгән укучыларны әзерли алам икән, димәк, киләчәк өметле булачак. Ә бүген аларны  тормыш җилләренә бирешмәслек нык, кабатланмас шәхес итеп тәрбиялисе бар. Моның өчен  көчле рух, бетмәс-төкәнмәс сабырлык юлдаш була күрсен! Иртәләрен мәктәп бусагасын атлап кергәндә  мин үз җаныма тынгы бирмәс борчуларымны, вак-төяк матди мәшәкатьләремне һәм бетмәс-төкәнмәс моң-зарларымны онытып торсам иде...

Мин гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм: ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын. Укытучы булу – зур бәхет ул!”, - дип яза Миләүшә Хәлит кызы.

Халидә КИРАМОВА, Төмән шәһәре,  52нче мәктәп укытучысы. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума