tyumen

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

Безнең беренче сайт 

Укытучы - юбиляр

последние и лучшие новости искусства в мире

8-1224 ел Төмән өлкәсенең Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты, 20 ел район татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе җитәкчесе, Россиянең иң яхшы мөгаллиме конкурсында ике мәртәбә җиңүче (2007, 2011 еллар), “Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгеләре җиңүчесе (2010, 2016 еллар), Мәскәүдә IV нче “Бөтенроссия туган тел укытучылары мастер-классы” бәйгесендә “Укытучылар укытучысы” дигән тирән мәгънә салынган номинациядә алдынгылыкны яулаучы, РФ Федераль җыелышы Дәүләт Думасы депутаты махсус призына, Дәүләт Думасы Рәхмәтнамәсенә, федераль мәгарифтәге милли мәсьәләләр институты Рәхмәт хатына лаек булган Россиянең мактаулы хезмәткәре, педагогик хезмәт ветераны, газетабызның актив ярдәмчесе, хәбәрчесе Гүзәлия Хәлил кызы Муллачанова шушы көннәрдә матур юбилеен каршы алды.

Бу исем-грамоталар ул ирешкән уңышларның бер өлеше генә. Бу язмада барысын да санап чыгу мөмкин дә түгел. Өлкә мәгариф һәм фән департаменты җитәкчеләренең аны өлкәдә иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күрсәтүләре күп еллар армый-талмый эзләнү, туплау, барлау, аңлау, аңлату нәтиҗәсе. Гүзәлия Хәлил кызы дәресләрен бер тынсыз зур игътибар белән күзәтәсең, балалар белән бергә уйлана башлыйсың.  “Укытуның сыйфатын күтәрү өчен укытучы үзенең һөнәре буенча компетентлыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт һәм өзлексез үсештә, укучыларда коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыру булырга тиеш. Зур тизлекләр белән бара торган фән һәм техника үзгәрешләре алдында югалып калмастай, туган яңа теорияне практикада куллана белү өчен укытучыга һәрвакыт белемнәрен тулыландырып, яңартып, төзәтмәләр кертеп, үстереп торырга кирәк. Чара нәтиҗәле үтте, дип кенә тукталып калмаска, алга таба яңача эшләп уңышларга ирешү, мәктәп укытучылары белән берлектә туган телне үстерүгә игътибар белән карау, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булу – барыбызның бурычы” кебек киңәшләрен ул һәр район татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарында биреп килә. Берләшмәдәге һәр укытучы югары уңышларга ирешсен өчен бар көчен куя, ярдәм итә, кирәкле кулланмаларын бирә. Зур мөмкинлекләр барлыгын, тик эзләнергә, табарга һәм куллана белергә генә кирәклеген төшендерә. Шуңа да Төмән районы этномәдәни мәктәпләре өлкәдә иң алдынгы укучыларны әзерлиләр.

Боларга өстәп аның 10 еллап мәктәптә “Эврика” фәнни берләшмәсе җитәкчесе булуы, “Киләчәккә адым” фәнни-практик конференциясенә әзерлекне әйдәп баруы (монда Шыкча мәктәбе яшь тикшеренүчеләренең еш кына алдынгылыкны яулап торуын әйтәсе килә), район мәгариф идарәсе утырышларында чыгыш ясавы, соңгы елларда гына дистәләгән фәнни җыентыкларда докладлары урын алуы, озак еллар авылдашлары аны Шыкча хакимияте Думасы депутаты  итеп сайлаулары, ә соңгы вакытта Дума рәисе булып торуы – искитмәле көч, вакыт, гыйлем, ихтирам, тырышлык таләп итә.

Гаиләсендә яраткан хатын, кадерле әни, хөрмәткә ия кыз, апа-сеңел дә бит әле ул. Аның уңган кулы әзерләгән гөбәдия, төрле тортлар, бәлешләр авызда эрерлек.

Гүзәлия өлкәбез, районы, мәктәбе һәм үзенең фәнни, иҗади эшчәнлеге турында туктаусыз сөйли ала:

“Заман күзлегеннән караганда, татар теле укытучысы – сәясәтче дә, икътисадчы да, эшмәкәр дә түгел, ул – милләтне таркалудан, тузгытудан саклап торучы, милләтнең киләчәген булдыручы. Укытучы киләчәккә өмет белән карамаса, яшь буында өмет булмаячак. Укучыларның дөньясын яктыртучы, акылын үстерүче рольне югалтмау – безнең төп бурычыбыз.

Ничә мәртәбәләр барысын да ташлыйм микән әллә дигән уйлар килгәне бар. Дөресе шулай. Ул бетмәс-төкәнмәс дәфтәрләр, озын-озак педсоветлар, берсе артыннан берсе килгән тикшерүчеләр, гел үзгәреп тора торган таләпләр, тиктормас, тыңлаусыз малайлар, таләпчән әти-әниләр, конкурслар, игътибарга сусаган үз гаиләм! Ә менә яңадан мәктәп ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән, ләбаса. Балаларга, укытучы һөнәренә мәхәббәт! Беренче көннән үк үз һөнәремне яраттым, әле дә тормышымны аннан башка күз алдына китерә алмыйм.

Мин бик тә бәхетле, чөнки өйдә мине аңлаучы гаиләм, мәктәптә минем 25 ел бергә ярдәмләшеп эшләгән коллегаларым, ә авылда мине хөрмәтли торган авылдашларым бар. Рәхмәт Ходайга, язмышыма, минем тырышлыкны күреп, бәяли дә белүчеләр  булды. Укучыларым Кеше булып яшәрләр дип ышанам!!!”

Г.Муллачанова 3 ел Төмән дәүләт университетының филология факультетында татар әдәбиятыннан укытып ала, студентлар белән фольклор практикасына да йөри әле. “Сөләйманов укулары”, “Зәнкиев укулары”, “Словцов укулары” фәнни-практик конференцияләрендә үзе генә түгел, укучылары белән дә актив катнаша. 10 ел элек мәгариф идарәсе укыту программаларын рус телендә әзерләүне таләп иткәндә, А.Ахмадуллин, М.Зәкиевнең программаларын йөзләгән биттә тәрҗемә итеп, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тарата.

Бу тырыш, фидакарь, эзләнүчән, үз халкының патриоты булган зур хәрефле Укытучы Россия Федерациясенең атказанган укытучысы булырга да тулысынча лаек инде. Киләчәктә аның шул исемгә ия булуын, сәламәтлек, укучыларының уңышларына, гаиләсенең иминлегенә, шатлыкларына куанып, җан тынычлыгы белән озак яшәвен телисе килә.

Хәнисә АЛИШИНА,
Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836