Материалы

Укытуда яңа алымнар куллану

последние и лучшие новости искусства в мире

50-3Шул темага Индрәй урта мәктәбендә Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары үтте. Мәктәптә 242 укучыга 16 педагог белем бирә. Татар телен укымаучы 84 баланың 39ы - башка милләттән, 45е - башка мәктәпләрдә укып килүчеләр.

Мөгаллимнәргә мәктәпнең туган тел укытучысы Рузилә Исмәгыйлова 5 класста (рәсемдә) татар теленнән “Җөмлә төрләрен кабатлау”, Галия Кәримова 3 класста “Туган илем – туган телем” темаларына ачык һәм класстан тыш дәресләр күрсәттеләр. Беренче дәрестә федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча тиешле барлык укыту ысуллары да оста файдаланылды.

Дәрес ахырында кунакларга бүләккә Милена Муллашева Б.Сөләймановның “Син кояшым минем” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Ә инде башлангычлар туган телгә кагылышлы бик күп шигырьләр башкардылар, җырлар җырладылар.

Соңыннан фикер алышуларда семинарга районның туган тел укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе, Шыкча урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Муллачанова нәтиҗә ясап китте:

- Бу мәктәпкә шатланып киләбез. Индрәй, Муллаш, Шыкча мәктәпләре ел да өлкә, төбәкара бәйгеләрдә дә уңышларга ирешәләр. Үзен яхшы укытучы итеп күрсәткән Рәүфә Алееваның быел мактаулы һәм катлаулы директор вазифасын кабул итүе белән горурланабыз, рәхмәт әйтәбез. Авыл кешеләреннән Рәүфә Гафият кызының беренче көннән үк татар телен укырга теләмәүчеләр белән сөйләшү алып баруын ишеттек. Эшләрегез шулай уң булсын, сезгә көч өстәлсен, ярдәмчеләрегез артып торсын.

Бүген районның этномәдәни мәктәпләреннән килгән татар теле укытучыларын ветеран-укытучы Галия апа Сагитуллинаның гармун, җыр белән каршы алуны оештыруы, Төмәннән автобус белән килеп алулары да шатлык өстәде.

Семинарда 5 класста ачык дәрестә катнаштык. Мондый актив, тырыш, татарча матур итеп сөйләшә торган укучылар белән рәхәтләнеп эшләргә була. Бу авылда әле милли нур бар, дип әйтәсе килә. Бу юктан түгел, монда башлангыч класс укытучылары куйган көчнең, авыл мохитенең дә тәэсире бар. Галия Хәмзә кызы да индрәйлеләр белән күп эшли. Һәр чараны, шатлыкны “Яңарыш” һәм район газетасына язып җибәрә, бастырылган язманың күчермәсен мәктәпкә алып килеп элә, геройның үзенә тапшыра.

Быел яңадан татар телен укыта башлаучы Рузилә Исмәгыйлова да 17нче елын эшли. Аның да уңышлары күп булды, үрнәк укытучы дип әйтәсе килә. Дәресендә дә төрле алымнар кулланды. Балалар актив эшләделәр, укытучы да, бер-берсенә дә сораулар бирделәр, төркемдә татарча сөйләштеләр. Безнең өчен шул бик әһәмиятле. Дәрестә темага шулкадәр төпле анализ булды, эчтәлекне төрле юллар белән өйрәнделәр. Ял да иттеләр, төркемләп тә утырганнар, психологик бәйләнеш тә бик уңышлы башкарылды.

Галия Кәримованың 3нчеләр белән класстан тыш сәгате дә искитмәле иде. Күпме сәләт, потенциал, көч бар бу укытучыда, җиңел генә югары категориягә чыгарга була. Барыгызга да рәхмәт.

Аннан соң татар теленең хәзерге көндәге торышына бер татар теле укытучысы гына җавап бирергә тиеш түгел, безнең өлкәдә шундый хәл бар: татар теле укытучысы үзенең фәне турында бер үзе генә кайгырта, әле синең фәнең кирәксез дип караучылар бар.

Авыл халкының татар теленә мөнәсәбәте - мәктәп җитәкчесе белән туган тел мөгаллименең үз бурычларын җиренә җиткереп үтәвенең чагылышы. Мөгаллим укучылар һәм ата-аналар белән бергә актив эшләсә, аңа коллектив ярдәм итеп торса, нәтиҗәсе күзгә күренәчәк. Без бәйрәмнәрдә әти-әниләргә открыткалар ясыйбыз, татарча язабыз. Татар телен укымаган балалар да язалар, әти-әниләре аннары рәхмәтләр әйтеп, киләсе елга укырбыз инде, оят, диләр. Төрле ысуллар белән татар телен күтәрергә кирәк. Шыкчадагы Гаяз Габдуллин, Индрәйдәге Галия Сагитуллина, Талымхандагы мәдәният үзәге хезмәткәрләре кебек йолдызлар һәм башкалар бу юлда бик ярдәм итәләр.

Рузилә Исмәгыйлова, коллективның бердәмлегенә сагынып яраткан хезмәтемә кире кайттым, дип бу көнне булышучыларга зур рәхмәтен җиткерде.

Лилия Яхина (Акъяр) һәм Динара Мамикова (Ямбай) эш тәҗрибәләреннән чыгып докладлар сөйләделәр.

Мәктәп музеенда Галия Сагитуллина укытучылар династияләре, экспонатлар белән таныштырды. Шулай нәтиҗәле эш көне сизелми дә үтеп китте. Аның кайтавазы яшь мөгаллимәләрнең эшләрендә чагылыр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума