Материалы

Узган елның соңгы көнендә 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре игълан ителде

последние и лучшие новости искусства в мире

Ике җанисәп арасында Россиядә татарлар 596 980 кешегә кимегән. (2002-2010 елгы җанисәпләр арасында татарлар 240 меңгә кимегән иде). 2010 елгы җанисәптә 5 310 649 кеше милләтен «татар» дип күрсәткән булса, 2020 елгы җанисәптә – 4 713 669.

2010 һәм 2020 (чынлыкта 2021 елда үткәрелде) елгы җанисәпләр арасында татар телен белүчеләр 1 019 563 кешегә кимегән.

Башкортостанда башкортлар санының шактый артуы, татарлар саны кимүе күзәтелә. 2010 елда 1 172 287 кеше милләтен «башкорт» дип күрсәткән булса, 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, 96 519 кешегә арткан – 1 268 806. Татарлар саны 34 762 гә кимегән. 1 009 295 булса, 10 елдан соң 974 533.

Дистә ел эчендә Россиядә башкорт халкы вәкилләре 12665 кешегә кимегән.

Җанисәптә Идел буенда яшәүче башка халыкларның да шактый кимүе күренә. Марилар – 547 605 һәм 423 803; мордвалар – 744 237 һәм 484 450; чувашлар – 1 435 872 һәм 1 067 139; удмуртлар – 552 299 һәм 386 465.

Милләтен рус дип күрсәтүчеләр саны ике җанисәп арасында 5 437 717 кешегә кимегән.

Россиядә Кавказ һәм Урта Азия халыклары арта бара. Чеченнар 1431360 булса, соңгы җанисәптә – 1674854. 444 мең булган ингушлар саны да 517 меңгә җиткән.

«Интертат»тан алынды

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума