#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Вәчир мәктәбендә семинар

последние и лучшие новости искусства в мире

12-11Тубыл районының этномәдәни компонентлы Вәчир мәктәбендә татар теле укытучыларының семинары булып үтте. Семинарның темасы хәзерге көн өчен актуаль булып торган — “Яңа педагогик технологияләрне куллану - укытучының профессиональ үсеш факторы һәм укучыларның белемнәренең сыйфатын күтәрү” иде. Дәресләр һәм класстан тыш чаралар заман таләпләренә туры китереп бик тә кызыклы итеп оештырылды. Семинарда районның Лайтамак, Санникова, Хуҗайлан, Полуяново урта мәктәпләреннән, Ләңче, Ләчек башлангыч мәктәпләреннән укытучылар һәм гомер буе Вәчир мәктәбендә эшләгән ветеран укытучы, хәзерге көндә безнең яраткан шагыйрәбез Галия апа Абайдуллина булды.

Ишектән кергәч үк, безне мәктәп хуҗалары якты йөз, тәмле чәк-чәк һәм кызыклы табышмаклар белән каршы алдылар.

Беренче дәрестә татар теле укытучысы Гөлшат апа Турышева 6-7нче сыйныф укучылары белән әдәбиятыбызның горурлыгы, Советлар Союзы Герое, патриот шагыйрьгә - Муса Җәлилгә багышланган йомгаклау дәресен күрсәтте. Ул дәресендә заманча яңа алымнар кулланды. Укучылар бик актив эшләделәр, бер-берсен алыштырып, оста чыгыш ясадылар, сәхнәләштерелгән күренеш күрсәттеләр, аудиоязма тыңладылар. Шагыйрьнең шигырьләренә төпле анализ ясалды. Ял да иттеләр, төркемнәргә бүлеп, укучыларның белемнәре интерактив тест аша тикшерелде. Рефлексия дә уңышлы кулланылды.

Класстан тыш чараларга укытучылар ике төркемгә бүленеп, 4 нче сыйныф укучыларына һәм кыска вакытлы тору төркеме (группа кратковременного пребывания) балаларына кунакка керделәр. Сафура апа Муталипова 4 нче сыйныф укучылары белән “Мин тумыштан шагыйрь” исемле кызыклы класстан тыш чара күрсәтте. Бу чара безнең җирле шагыйрәбезгә – Галия апа Абайдуллинага багышланган иде. Ә икенче класстан тыш чара укытучыларны нәни балалар дөньясына алып керде. Римма апа Янгучина бик оста итеп нәниләр белән “Туган ягым – назлы гөлем” темасына дәрес тәкъдим итте. Бу чарада без шаккатып, кечкенә балаларның татарча матур сөйләшүләренә, җырлауларына гына түгел, ә апаларын аңлап, татарча җавап бирүләренә сокланып утырдык. Бу мәктәптә балаларның туган телләренә мондый уңай мөнәсәбәт бик сөендерде.

Ә Тәнзилә апа Тимканова – Хуҗайлан мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы кунакларны “Гаилә бәйрәме” исемле мастер-классы белән сокландырды.

“Дуслар җыелган җирдә” дигән класстан тыш чара бүгенге семинарыбызга аеруча бер ямь өстәде. Бу чараны укучылар белән бергә Әлфия апа Айдуллина әзерләде. Күздән яшь чыгарырлык матур әдәби–музыкаль композиция укучыларга да, килгән кунакларга да бик ошады.

Быел укытучылар семинарына беренче мәртәбә Тубыл район китапханәсе хезмәткәрләре кушылды. Зөлфирә Фазылова Галия апа Абайдуллинаның тормыш һәм иҗат юлына багышланган презентациясе белән таныштырды. Киләчәктә дә шулай тыгыз элемтәдә эш алып барырга сүз куештык.

Соңгы өлештә түгәрәк өстәл артында семинарга нәтиҗә ясалды. Катнашучылар үз фикерләре, идеяләре белән алыштылар, шулай ук дәрес күрсәткән укытучыларның дәресләренә анализ ясалды.

Килгән кунаклар укытучыларга югары дәрәҗәдә үткәрелгән дәресләр, бәйрәм өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр. Семинарыбыз бик уңышлы үтте.

Гүзәл КОЛМӘМӘТОВА, Тубыл районы, Санникова авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836