#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якты хәтер яшәр

последние и лучшие новости искусства в мире

29-10Мин аның турында күптән язарга тиеш идем инде. Дөнья, картлык мәшәкатьләре белән, ничектер, сузыла килде. Ләкин Заһит Акбүләков турында дәшми калу мөмкин түгелдер.

Без аны югалтуны авыр кичердек. Бу, гомумән, төбәгебездә яшәүче татар халкы өчен зур югалту булды.

 Заһит Акбүләков зур сәләткә ия, потенциаль мөмкинлекләре әле ачыла гына башлаган шагыйрь иде. “Тормыш бизәкләре” шигырьләр җыентыгының сүз башы язмасында: “Яхшы шигырьләрем әле язылмагандыр дигән өметтә яшим. Иншалла, шулай булсын”, - дигән иде ул. Биографиясеннән күренгәнчә, киләчәгенә зур өметләр баглаган Заһит Акбүләков шигърияткә, бәлки, соңлабрак та килгәндер. Башкортостан Республикасының Иске Акбүләк авылында 1939 елда 8 балалы крестьян гаиләсендә 5 нче бала булып туган ул. Урта мәктәпне тәмамлау белән үзе теләп чирәм җирләргә эшкә китә.

1960 елда хәрби хезмәткә алына, хәрби училищены да тәмамлап, 1985 елгача  стратегик әһәмияткә ия ракета частьләрендә хезмәт итә, хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнә. 25 ел хәрби хезмәте турында “Хәрби хезмәт – минем тормыш университетым”, - ди ул. Менә шундый кыскача тормыш юлы, ә тулаем, бәлки, иҗатындадыр, чөнки ул үткән гасырның 50 елларында ук яза башлый. Аның шигырьләре шул чорда төрле газета-журналларда рус, татар телендә басыла килә. Соңгы 10 елда гына 3270 шигырь яза, аның 530ы өлкә газетасы “Яңарыш”та дөнья күрә.

Мин тетрәнеп, хатирәләргә бирелә-бирелә, аның китапларын актарып утырам. Кайсы гына шигырен алма, анда ныклы, ышанычлы җитлеккән ир сүзе.

Заһит Акбүләковның шигырьләре - рухи матурлык, иң югары кешелек сыйфатлары тәрбияләүче, һәркемнең күңел дәфтәре булып хезмәт итәрлек фәлсәфи–эстетик принциптан чыгып иҗат ителгән шигырьләр. Шагыйрь шигырь язудагы традицион алым белән генә эш итми, аның иҗатында Көнчыгыш классик фәлсәфи поэзиясенең, аның аркылы XX йөз башы татар шигъриятенең, рус әдәбиятының да йогынтысы сизелә. Шигырьләре формасы ягынан матур булуы өстенә образлы фикерләүләргә корылган, көчле хис–тойгылар, күп төрле фикерләр тудыруы, эчтәлегенең тирән булуы белән аерылып торалар. Фәлсәфи лирик, фәлсәфи әхлакый шигырьләрендә шагыйрь дөньяда яшәүнең мәгънәсе, заман күрергә теләү, илебездәге тарихи барыш турында уйлана. Кешене рухи гарипләндергән мөнәсәбәтләргә каршы эмоциональ дөньясы бай булган гүзәл кеше идеалын алга сөрә.

Изгелек һәм гаделлекне
Дөньяда җилкән итәм.

Алар юлдашым булганда
Бәхетле дөнья көтәм.

(“Алга барам”).

Милләтемнең татарлыгын
Данлар өчен алынам -
Асылына кайтар аны,
Ходай, сиңа ышанам.
Якты язмышлы булсын ул –

Учак сыман кабынам.

(“Асылына кайтар”).

XX йөз башы татар демократик әдәбияты үсешендә тирән эз калдырган шагыйрь Сәгыйть Рәмиев шигырьләренә (“Сызла, күңелем”) аваздаш бу шигырьләр. Шагыйрь Заһит Акбүләковның эстетик–фәлсәфи карашлары – лирик героеның уйлары, хисләре, эшкә, яшәешкә илһамлануы, дөньяга карашы, яшәү матурлыгында, кешеләр арасында яшь, матурлык, гүзәллек  күрергә теләүдә.

Мондый шигырьләр уйланырга, фикер йөртергә,  дөньяны тирәнрәк аңларга, нәтиҗәләр ясарга булышалар. Яшәешкә актив мөнәсәбәт тә әнә шул нәтиҗәләрдә күренә дә.

Акбүләковның күп кенә шигырьләрендә камилләштерү, аның рухи һәм әхлакый йөзен тагын да яхшырту теләге идеясе ярылып ята. Хәер, бу нәрсә төрки әдәбият, Тукайдан алып бүгенге көннәрдә иҗат итүче шагыйрьләр өчен дә уртак сыйфат. Шагыйрьнең лирик герое дөньяда икейөзлелек, явызлык, хөсетлек хөкем сөрүенә карамастан, камиллеккә һәм кимчелексез булу, яхшыруга омтыла.

Җир хөрмәтенә табынам –
Күзләр җылы яшьләнә...

Алгы көндә, җаным, зинһар,
Бер яманлык эшләмә.

(“Керфекләрем чылана”).

Шагыйрь Акбүләков шигырьләренең иң соклангыч һәм иң моңлы өлеше туган илне сагыну, әнкәйләргә багышланганнары. Туып–үскән җирне сагыну, аннан аерылып яшәүнең газабы, аны сагынуның ләззәте, анда яшәүнең чын бәхет булуы кебек мотивлар “Сыналу”, “Ераклашкан саен”, “Әнкәй мохитендә”, “Еллар аша”, “Сагындыра”, “Йөрәк табына”, “Үкси җаным”, “Атларым” шигырьләрендә кызыл җеп булып сузылып баралар. Лирик геройның туган илендә сагыныр нәрсәсе бар һәм искиткеч күп.

“Кычытканның яшел ашларына”, “Корым карасы да сагындыра” шигырьләрендә бу сүзтезмәләр без яшәгән дәһшәтле сугыш еллары, шагыйрьнең үз шәхси хисләре, үз сагышлары.

Туган ил темасы шагыйрьнең үзе гомер иткән себер җире һәм табигатьнең иң гүзәл Урал таулары битләренә ышыкланып утырган Караидел буйлары – Акбүләк авылы белән үрелеп тасвирлана. “И Төмәнем”, “Җаным гайшык Себергә”.

Синдә яшәвем учагы,
Януларым, көюем;

Төмән белән гәүдәләнә

Җанда тормыш сөюем.

(“И Төмәнем”).

Себер җирендә яшәүче лирик геройның аяк астындагы намуслы, ныклы, ышанычлы, җирлекне тоеп, илһамланып яшәве туган йорттан - ата-баба нигезеннән алган рухи ныклыктан “Яшьле күзләрен сөртә-сөртә зарыгып көткән” әнкәйләр рухыннан дигән фәлсәфи карашларын шагыйрь иҗатында кайсы гына шигыренә салмый. Туган җиргә, кешеләргә, туып-үскән мохиткә, аның рухи хәзинәләренә мәхәббәт хисе лирик геройның кешелеген ныгытуда аны үстерүгә булыша. Әнкәйләрнең күңел җылысы бөркелеп торган юлларга игътибар итик: “барча сафлыкларга куәт бирүче”, “яхшы яшәүгә фатихалаучы”, “мәгънәле, максатлы хак яшәргә”.

Кешенең иң матур рухи-әхлакый сыйфатлары ата– анадан алган гүзәллектән, эшчәнлек-омтылышлылыкны һәм тугрылыкны ул бөтен нәрсәдән өстен куя: эше, гаме, ләззәте турында тирән мәгънәле фәлсәфи фикерләр үткәрә.

XX йөз башында романтик рухлы Сәгыйть Рәмиев тә :

“Бетмә надан, ту яңадан

Мәгърифәтле анадан”, – дип аналар бөеклегенә дан җырлаган иде. Утыз Имәни, Кандалый, Тукайлардан алып хәзерге татар шагыйрьләре иҗатында да әнкәйләр мәңгелек тема.

Үткәннәр – тарих, хәтер ул. Заһит Акбүләков үткәндәге ачы язмышларны гына чагылдыру белән чикләнми, аның поэзиясендә ата–бабалар әманәтенә  тугрылык, ил именлеге, халык язмышы турында бүгенге борчулары да ята.

Ватан тавы – биек, ул – ишле дә,
Тынмый анда милли кайтаваз.

Тамырларны капла җаның белән,
Яшәвеңдә, кордаш, син  бераз.

(“Моңлы сазым”).

“Моңлы сазым” шигырендәге бу юллар динен, телен, халкын югалткан маңкортларга гыйбрәтле аваз, миләтебезнең үзаңын уяту максатында язылган рухи – әхлакый шигырьләренең берсе. Мондый шигырьләре гади яшәешкә игътибарлы булу, аны тоеп һәм сиземләп торуны искәртә.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА,
Россия һәм Татарстан журналистлар берлекләре әгъзасы, педагогик хезмәт һәм Ватан сугышы ветераны.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836