Материалы

“Яшь буын” дәреслекле, матур әдәбиятлы итте

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсендәге этномәдәни белем бирүче мәктәпләргә “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов үткән ел 1235 данә федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре алып кайткан иде инде. “Дәреслекләрне күп кәгазьләр әзерләү, үтенеп сорау, аңлатулардан, хатлар язудан соң, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья татар Конгрессы ярдәме белән түләүсез бирүләренә ирешсәм дә, алып кайту өчен күпмедер чыгым түгәргә туры килде.

Юл акчасын сораган өчен күп нахак сүзләр ишетеп, җаным нык кыйналса да, халкым өчен, 1990 елгы саргаеп, ертылып беткән иске китапларны кулларына алган укучылар турында уйлап бу эшемне дәвам итәргә булдым. Аллаһы Тәгаләгә таянып аны яңадан кузгаттым, - дип сөйли башлады бу турыда Фәрид. - Мәктәпләрдән гаризалар җыйдым. Быел 8, 9 класслар өчен генә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре азрак санда булды. Алар гаризалар буенча таратылды. Җәен Бөтендөнья татар Конгрессына барганда матур әдәбият та сораган идем. Ул китапларны да алып кайттым. Алар Яркәү районындагы – 10, Ялутор районындагы – 7, Төмән районындагы 8 китапханәгә бирелде. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәреннән килеп алдылар. Шуңа шатландым да бер яктан: андагы рус хезмәткәрләре рәхмәтләрен яудырып кабул итеп алдылар.

Дәреслекләрне сатып алырга теләүче мәктәпләр дә бар бүгенге көндә. Киләчәктә шул юнәлештә дә эш алып барырга туры килер, бәлки.

Укыту методикасы турында укытучылардан күп сораулар булды. Ул турыда да белештем. Бу методиканы дәреслек авторларыннан сатып алырга кирәк. Алар белән турыдан-туры элемтәгә керергә һәм үз кулларыннан гына алу мәсьәләсен хәл итүне планлаштырам”.

Фәрид Корманов ярдәме белән үткән ел әлегә Татарстан бирә ала торган дәреслекләрне Вагай районы мәктәпләре үзләренә кирәк күләмдә алып өлгерделәр. Быел Яркәү, Ялутор, Төмән районнары этномәдәни белем бирү йортлары дәреслеккә иҗтыяҗларын тулыландырдылар. Ә Түбән Тәүдедәге мәктәпләр бу мөмкинлектән файдаланмый калалар. Изге ниятле эшкә керешкән “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Кормановка ярдәм кулын сузып, тагын да нәтиҗәлерәк башкаруын телик. Афәрин, Фәрид!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума