#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшьләр форумында төмәнлеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

35-5Дөньяның 24 иленнән, Россиянең 43 төбәгеннән һәм Татарстаннан җыелган барлыгы 600 татар яшьләре Форумына җыелган делегатлар Кол Шәриф мәчете, Казан Кремле, Иске Татар бистәсе, Казанның меңъеллык музеенда экскурсиядә булдылар, Г.Камал исемендәге академия театры каршында яшьләр өчен спорт төрләрен тәкъдир итү чарасында, бүгенге көннәрен «Идел» журналының юбилее уңаеннан оештырылган әдәби–музыкаль кичәсендә катнаштылар. Бөтендөнья татар яшьләре Форумының пленар утырышында телебезне, динебезне, гореф–гадәтләребезне саклап калу, үстерү кебек юнәлешләр каралды, төрле төбәкләрдән килгән яшь татар активистлары чыгышлар ясадылар, төрле секцияләр эшләде.

Аларда милли мәгариф һәм татар телен өйрәтүдә, саклап калуда яңа технологияләр, Татарстанда икетеллелек проблемалары; бүгенге татар яшьләренең тарихи үзаңнары һәм халкыбызның рухи кыйммәтләре кебек мәсьәләләргә игътибар ителде.

Тагын да яшьләр Арча шәһәре көне уңаеннан оештырылган сабантуйга, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар музей-тыюлыгына бардылар.

Бөтендөнья татар яшьләре форумын соңгы ике елда җитәкләгән 27 яшьлек Тәбрис Яруллин янә яшьләр оешмасының рәисе итеп сайланды. Ул үткән ике елга хисап тотып, Бөтендөнья татар яшьләре форумына кушылган татар оешмаларының саны арта баруына һәм, гомумән, форум эшендә катнашканнан соң үз төбәгендә яшьләр хәрәкәтен җитәкләүче лидерлар пәйда булуына басым ясады. Мәскәү өлкәсе һәм Башкортостан татарлары белән элемтәләр урнашу, Казан яшьләренең дә үз форумы барлыкка килү - узган елларның уңышы.

Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар яшьләре форумын халыкара оешма буларак теркәргә, «Мин татарча сөйләшәм», «Татар дозор», «Печән базары» кебек Казанны гөрләткән проектларны төбәкләрдә дә уздырырга киңәш итте. Шулай ук яшьләр Татарстан Республикасында президент атамасының саклануы турында да үз фикерләрен белдерделәр.

Форумның нәтиҗәсе буларак, анда күтәрелгән мәсьәләләр, борынгы рухи мирасыбызны, милли йөзебезне, ана телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау максатында алдагы көннәргә билгеләнгән бурычлар исә делегатлар кабул иткән резолюциядә урын алды.

Форум барышындагы телетапшыруда төрле илләрдән килгән татар яшьләре чыгышларын тыңлап, чит илләрдә яшәүче татарларның матур итеп туган телләрендә сөйләшүләренә каршы Россиядә гомер иткәннәрнең ярым татарча, ярым русча әңгәмә корулары, әлбәттә, күпне белдерә. Мәскәү вәкиле Эмил Фәйзуллинның: “Мәскәүдә йөз мең татар кешесе яши һәм аларның саны елдан-ел арта. Без яшьләр арасында сораштыру үткәргән идек. Яшьләрнең 36 проценты татар телен белми булып чыкты: гаиләдә сөйләшмәделәр, мәктәптә укытмадылар, диләр. Сораштырулар күрсәткәнчә, яшьләрнең 80 проценты татар телен өйрәнергә теләр иде”, - сүзләреннән дә яхшы аңлашыла моның сәбәбе. Ә менә Канаданың Торонто шәһәре “Берлек” татар җәмгыяте әгъзасы Әмир Җиһаншин, XXI гасырда татарның төсе түгел, татарның рухы мөһим. Канадада татарлар ике-өч эштә эшлиләр, кичләрен укыйлар. Шул ук вакытта тулы комплектлы татар булып калырга телиләр: телне, мәдәниятне, динне, милли ашларны белергә, үз профессияләрендә оста булырга, татар гаиләсен корырга, үз милләте белән горурланып яшәргә тырышалар. Безгә Татарстандагы яңа заманча йортлар да, данлыклы “Рубин”нар, пицца, сушилар да кирәк түгел, безгә Татарстанда әткәм-әнкәмнең иң матур теле кирәк, безнең татар телен ишетәсебез, ак яулыклы әбиләребез пешергән бәлешләрне ашыйсыбыз килә, диде чыгышында.

Пленар утырышта өлкәбездән барган татар яшьләре арасында озак еллар “Яшь буын” оешмасын җитәкләүче Фәрид Корманов һәм заманында тәүге форумны оештыруга күп көч куйган якташыбыз, Бөтендөнья татар конгрессы 35-8Башкарма комитетының мәгълүмати – аналитика идарәсе хезмәткәре, БТК БК рәсми сайты мөхәррире - Мөнирә Сәгыйдуллинаның (аларны 4 биттәге фоторәсемнәрдә күрәсез) татар конгрессы Башкарма комитетының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнүләре аеруча шатландырды.

Мәгълүм булганча, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казанда ике ел саен җыела. Шушы узган вакытлар эчендә барлыгы йөзгә якын татар яшьләре оешмалары барлыкка килде. Һәм иң мөһиме - бүгенге татар яшьләре Татарстанны тарихи Ватаны итеп таный, бу да - форумның максаты.

Интернеттагы материалларны файдаланып Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836