Материалы

Җырым – туган ягым турында

последние и лучшие новости искусства в мире

16-5“Шушы яктан, шушы туфрактан без”.
(К.Булатова).

Алдан игълан ителгәнчә, язгы каникул вакытында Индрәй авылы китапханәсе хуҗабикәсе Гөлнара Исмәгыйлова шигърият яратучы дусларын, балаларын хуплап килгән әниләрен, әбиләрен, укытучы апаларын китаплар йортында каршы алды. Әзерлек белән оештырылган чарада дустанә атмосферада туган яклары белән кызыксынган мәктәп укучылары иҗади ярышка җыелдылар.

- Туган ягыбыз табигатенең мул балыклы сулары, җәнлекле урманнары, чәчәкле иркен болыннары, чияле сазлыклары белән һәрберебез горурланабыз. Ә инде нефть, газы белән тиңләшерлек тә түгел, - дигән сүзләр белән Гөлнара Ринат кызы Төмән өлкәсе җирле шагыйрьләренең иҗатына багышланган “Туган ягым – иркә гөлем” дип аталган шигърият бәйгесен ачты. – Ә һәр ел фасылларының үзләренә генә хас булган үзенчәлекле мизгелләре туган як гүзәллеген тагын да арттыра, йөрәкне тагын да ныграк дулкынландыра, - дип сүзен дәвам итте. Чынлап та, шундый матурлыкта туып-үсеп, ничек инде аны мактамыйсың, ничек башкаларга ишетелерлек итеп аның турында җырламыйсың икән! Өлкәбезнең горурлыклары булып саналган каләм осталарының иҗат җимешләренә багышланган бәйге барышында укучыларның сәләтен билгеләү өчен җюри әгъзалары игълан ителде: тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлова, авыл музее мөдире Сөембикә Вәлишина һәм башлангыч сыйныф укытучысы Әнисә Шакирова.

Укучылар шигърият бәйрәмендә бик теләп катнаштылар, яттан белгән шигырьләрен тамашачыларга сәнгатьле итеп сөйләделәр. Әйтергә кирәк, талантлы рус шагыйрьләре белән беррәттән җирле татар шагыйре Рәкыйп абый Ибраһимовның шигырьләрен үз телебездә матур итеп сөйләүче балалар аеруча әһәмияткә лаек булдылар. Тамашачылар барлык катнашучыларны мактау сүзләре белән алкышлап озаттылар. Жюри әгъзаларының игъланы буенча кече сыйныфлар арасыннан 1 урынга Юлианна Гайсина (2а сыйныф) һәм Диана Агунова (1а сыйныф) лаек булдылар, 2 урын Муллаш авылыннан Илдар Нарсетдиновка (2 сыйныф), 3 урын Зарина Биктимировага (2а сыйныф) бирелде. Урта сыйныфлар арасыннан 1 урынны Салават Сәитов (5а сыйныф) яулады, 2 урында Алинә Алеева (5а сыйныф) һәм Евгений Назаров (4б сыйныф) булдылар һәм 3 урынны Рузилә Исинага бирделәр. Барлык катнашучы балалар грамоталар һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнделәр. Гөлнара Ринат кызы шигърият бәйгесендә катнашкан укучыларга, жюри әгъзаларына, килгән кунакларга зур рәхмәтен белдерде һәм балаларга туган ягыбыз белән горурланып яшәүләрен теләде.

Зәкия СӘИТОВА, Төмән районы, Индрәй авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума