#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Заман укытучысына - заман таләпләре”

последние и лучшие новости искусства в мире

30-9Җәйге каникуллар булуына карамастан, укытучылар эшләрен дәвам итәләр. Казан шәһәрендә “Заман укытучысына – заман таләпләре” исемле Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторларының, укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе үтте.

Өлкә мәгариф һәм фән департаменты тарафыннан регион делегациясе җитәкчесе итеп өлкә татар теле укытучыларының методик берләшмә башлыгы, Төмәннең Кырынкүл мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова билгеләнде. Без Халидә Хәлидулла кызыннан семинар-киңәшмә турында сорадык.

- Делегация составына Тубыл районы, Лаемтамак мәктәбенең татар теле укытучысы Роза Ишкулова, Түбән Тәүде районы, Тарман мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы (башлангыч сыйныфта татар телен дә үзе укыта) Венера Масямова, Вагай районы, Усак мәктәбенең татар теле укытучысы Алсу Кучумова, Төмән районы, Муллаш мәктәбенең татар теле укытучысы Азалия Габдрәхимова, Тубылның 15 нче мәктәбенең татар теле укытучысы Банисә Ниязова, Тубыл районы, Хуҗайлан мәктәбенең татар теле укытучысы Тәнзилә Тимканова керделәр.

Беренче көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына барып, “Килә ява, килә ява” спектаклен карадык. Кичен “Туган авылым” кунакханә комплексында “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнаштык. Икенче көнне бер төркем (40 кеше) Казан шәһәре Совет районының “Катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 261 нче санлы балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесенә бардык. Мәктәпкәчә яшьтәге белем оешмалары программасы буенча эшчәнлек чарасын карадык. Икенче төркем (40 кеше) татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 67 нче катнаш төрдәге балалар бакчасында булды. Казан шәһәре Совет районының “180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенә барды. Казан шәһәре Вахитов районы “Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы санлы гомуми урта белем бирү” гомуми белем учреждениесендә булдык. Мәйданчыкларда Казанның күренекле укытучылары тарафыннан төрле мастер-класслар, педагогик уңышлар күргәзмәсе үткәрелде. Мәсәлән, “ТРИЗ технологиясе: фикерләү сәләтенә 5 адым”, “Белем бирү оешмасы белән идарә итүдә LMS Moodle платформасын куллану”, “Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә предмет компетенцияләренә диагностика үткәрү” мастер-классларыннан файдалы, заман таләпләренә туры килгән җитди мәгълүматлар тупладык. “Фәнни-методик эшчәнлек аша милли мәгарифне үстерүдә заманча технологияләр”, “Заманча белем бирү системасы: төрлелек, мөмкинлекләр”, “Креатив фикер үстерү технологиясен кулланып заманча дәресне проектлау” исемле һәм башка педагогик остаханәләр оештырылды.

Татарстан Республикасының мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе милли мәгариф секциясе пленар утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Хәдиуллин “Заман укытучысына – заман технологияләре” дигән чыгыш ясады.

Казан буенча бик матур экскурсия үткәрелде. Бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның музеенда булдык һәм башкасы. Программа бай эчтәлекле, кызыклы булды, өч көн буена тирән тәҗрибә тупладык, күпне күрдек, белдек.

Секцияләрдә һәм пленар утырышта докладлар формасында оештырылган конструктив дискуссияләр барышында татар милли мәгарифе өлкәсендә булган проблемалар, милли мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне оештыру үзенчәлекләре, татар теле һәм әдәбиятын укытудагы төп тенденцияләр барланды, беренче дәрәҗәдәге бурычлар билгеләнде.

Муллаш мәктәбе укытучысы Азалия Габдрәхимовага мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.  

Регионның татар теле укытучыларын шушындый зур семинар-киңәшмәгә җибәрүе өчен Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаменты белгече Ольга Гроога, Татарстан Республикасы министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге һәм аның белгечләре: Гөлия Мусинага, Әлфия Әхәтовага зур рәхмәтемне белдерәм, - дип сөйләде Халидә Хәлидулла кызы.

Без шушы чарада катнашкан Венера Масямовадан семинар турында тәэсирен сорадык.

- Бу семинар-киңәшмәдә катнашу бәхете миңа да татыды. Югары дәрәҗәдәге белгечләрнең фикерләрен тыңлау, заманча осталык дәресләре белән танышу минем өчен бик әһәмиятле булды. Казанның милли мәктәпләренең, 180 нче күп профильле полилингваль гимназиянең эш тәҗрибәләре белән таныштык, осталык дәресләре карадык, милли белем бирү буенча күргәзмәләр белән таныштык. Полилингваль “Карлыгач” балалар бакчасында өч телдә иркен аралашкан сабыйларны күреп сөендек. Бигрәк тә балалар белән эшләүнең кызыклы алымнарын, уеннарын карап сокланып истә калдырдык. 12 нче гимназиядәге Ф.ГАитова музее бик ошады.

Кол-Шәриф мәчетендә экскурсиядә булдык.

Камал театрында спектакль карау - үзе бер бәхет. Семинарны оештыручыларга, безне җыеп алып баручы Халидә Кирамовага зур рәхмәтемне белдерәм, - дип бәян итте Венера Рәшит кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836