Материалы

Заманча эшләү – безнең бурыч

последние и лучшие новости искусства в мире

52-5Бүгенге көндә мәгариф, белем бирү системасы – Россиядә гомуммилли приоритет булып тора. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин да, ТР Президенты Рөстәм Миннеханов та үзләренең чыгышларында әйтеп торалар. Җәмгыятьтә яңа карашлы, үзгәчә фикер йөртә алырдай кешеләр тәрбияләү, менталитетны үзгәртү - заман таләбе булып кала.

Хәзерге вакытта мәктәпләргә заман куйган бурычларны хәл итәрдәй иҗади фикер йөртүче укытучылар аеруча кирәк. Мөгаллимдә омтылыш уяту әһәмиятле. Бу юнәлештә укытучыларның методик берләшмәсе зур этәргеч булып тора. 

11 декабрьдә Червишево урта мәктәбенең филиалы булган Акъяр урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары чираттагы утырышка җыелды. Монда “Актив формалар һәм алымнар белән укучыларның туган тел сәләтләрен үстерү” дигән темага төрле чаралар үткәрелде. 1 нче сентябрьдән  филиал директоры итеп яшь талантлы татар теле укытучысы Клара Әнвәр кызы Сәйфуллина билгеләнде. Ул: “Мәктәбебездә 99 укучыга 13 укытучы белем бирә. 1нче сыйныфтан алып 11 чегә хәтле татар телен укытабыз. Башлангычларда татар телен яңа стандартлар буенча укытуны оештырдык. Класстан тыш чараларда туган телдәге чыгышларны активлаштырдык. Мәдәният йорты, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшне алып барабыз”, - дип сөйләде.

Яшь укытучы Лилия Шайгинур кызы Яхина 7 нче сыйныфта “Җөмләнең иярчен кисәкләре” дигән темага ачык дәрес, башлангыч сыйныф укытучысы Чулпан Хәмит кызы Качаева әниләргә багышланган класстан тыш чара күрсәтте. Түгәрәк өстәлдә Эльмира Хәлим кызы Садыкова (Талымхан урта мәктәбе), Рүзиля Шарифулла кызы Исмәгыйлова (Индрәй урта мәктәбе), Гүзәлия Хәлил кызы Муллачанова (Шыкча урта мәктәбе) семинар темасына чыгышлар ясадылар.

 Укытуның сыйфатын күтәрү өчен укытучы үзенең һөнәре буенча компетентлыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт һәм өзлексез үсештә, укучыларда коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыру булырга тиеш. Зур тизлекләр белән бара торган фән һәм техника үзгәрешләре алдында югалып калмастай, туган яңа теорияне практикада куллана белү өчен укытучыга һәрвакыт белемнәрен тулыландырып, яңартып, төзәтмәләр кертеп, үстереп торырга кирәк. Чара нәтиҗәле үтте, алга таба яңача эшләп уңышларга ирешү, мәктәп укытучылары белән берлектә туган телне үстерүгә игътибар белән карау, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булу – барыбызның бурычы.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
Төмән районы методик берләшмә җитәкчесе, Шыкча авылы. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума