#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җиңүчеләр билгеләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

20-13Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Якуб Зәнкиевкә багышланган викторинага нәтиҗә ясалды. Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе оештырган викторинада өлкәбезнең төрле районнарыннан актив катнаштылар.

Татар әдәбиятын сөюче укучылар арасында язучы Я.Зәнкиевнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча узган викторинада тулы җаваплар биреп җиңү яулаучылар арасында төрле яшьтәге катнашучылар булды.

Викторинаның нәтиҗәсе буенча биш финалга чыгучы ачыкланды. Җиңүчеләрне себер-татар мәдәният үзәгендә беренче май бәйрәменә багышланган концерт барышында бүләкләделәр. Жюри рәисе - педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков: ”Өлкә газетабыз «Яңарыш»та бастырылган сорауларга катнашучылар җавапларны электрон адреска җибәрделәр. Күпчелек катнашучылар Тубыл пединститутының рус–татар бүлеген тәмамлаган студентларыбыз булды. Кызганычка, мәктәп яшендәге катнашучылар юк иде. Викторинага сорауларны әзерләүдә ярдәм иткән Равилә Кутумовага рәхмәтләребезне белдерәбез”, - диде. Ул татар әдәбиятын, җирле авторларыбызның иҗатын яратучы милләттәшләребезгә рәхмәтләрен белдерде.

Язучының биографиясен белгән, әсәрләренең эчтәлеге буенча әзерләнгән сорауларга тулы, дөрес җавап биреп уңышларга ирешеп беренче дәрәҗәдәге диплом белән ветеран укытучылар Рәшидә Бакиева (Маслау), Римма Шәрипова (Тубыл) бүләкләнделәр. Икенче дәрәҗәдәге диплом Зәйтүнә Мирхәлиловага (Аслана, Ялутор районы); өченче дәрәҗәдәге диплом Алсу Симоновага (Сопра, Вагай районы), Фәния Төхвәтуллинага (Төмән) тапшырылды. Призлы урыннарга ия буган катнашучыларны җиңүләре белән Тубыл шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских котлап дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Жюри әгъзалары сорауларга язылган җавапларны укып, лаеклы урыннар билгеләделәр. Сорауларга җавап бирүчеләр Я.Зәнкиевнең әсәрләрен укыганнары, эчтәлеген яхшы белүләрен, кызыксынганнарын күрсәттеләр. Котлау чарасында катнаша алмаганнар дипломнарын һәм бүләкләрен себер татар мәдәният үзәгенә килеп ала алалар. Җирле язучыларыбызның иҗатын, тормыш юлын белү кирәкле, изге чара. Алга таба да мондый викториналар оештыру, үткәрү мөһим.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836