Материалы

8-9 ноябрь – Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.с.) туган көн – Мәүлид бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү дөресме?

Изге­ Рабигүл әүвәл (мәүлид ­) ае башланды. Бу айда дөньяга сөекле Пәйгамбәребез, Аллаһның хәбибе – яраткан колы Мөхәммәд салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм туган. Шуңа да бу көннәрне мөселман өммәте дулкынлану белән каршы ала, мәҗлесләр үткәрә, салаватлар әйтә. Шул ук вакытта, арабызда Мәүлид көнен аерып билгеләп үтәргә ярамый, бу дингә яңалык кертү, дип исәпләүчеләр дә бар.

“Мәүлид”нең асылы һәм бераз тарих

«Мәүлид» сүзе туу дип тәрҗемә ителә. Мәүлид көн­е – рабигүл әүвәл аен­ың уникенче көне. Ул ­көнне Пәйгамбәребез М­өхәммәд салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм туган­. Аның бу дөньяга ки­лүе – Аллаһның олуг бүләге.

Рабигуль-әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, Пәйгамбәребез с.г.в.нең яшәү рәвеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укыйлар, салаватлар әйтәләр, догалар кылалар.

Мәүлидне беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгид Күкбури Пәйгамбәребез с.г.в.нең бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребез турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәп һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид мәҗлесләрендә төрле ризыклар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә садакалар, киемнәр бирелә.

Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү дөресме?

Әйе, моның дөреслегенә дәли­лләр бик күп. Мәүлид ­ул – дин галимнәре хуплаган гамәл. Кайбер кешеләр, Коръәнне һәм хәдисләрне дөрес аңлатмыйча, Мәүлидне уздыру куркыныч бидгать, чөнки Аллаһның расүле с.г.в. һәм аның сәхабәләре заманында Мәүлид бәйрәме бер дә үткәрелмәгән, дип әйтәләр. Әлеге фикер дөреслеккә туры килми.

Беренчедән, сәхабәләр заманында билгеләнгән көнне җыелырга һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең тормышы турында сөйләргә, ишетергә ихтыяҗ булмаган, чөнки Пәйгамбәребез с.г.в.нең тарафдарлары аны һәркөнне күргәннәр һәм һәрвакыт аның янында булганнар.

* Ибн Хишам Аллаһның расүле с.г.в.нең тормышы турындагы китабында: сәхабәләр Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в.не шулкадәр нык яратканнар ки, хәтта азан эчендәге “Мөхәммәд Расүлаллаһ” сүзтезмәсе әйтелгәч, аларның күңелләре Пәйгамбәребез с.г.в.гә карата мәхәббәт белән тула һәм алар елый башлыйлар иде, ди. Расүлаллаһ с.г.в.нең вафатыннан соң һәрвакыт мөселманнарны намазга чакырган Билал (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) исемле сәхабә нәкъ менә шушы сәбәп аркасында азанны дәвам итә алмады. Безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм гади кеше булмаган бит, ул – бөтен мәхлуклар, кешеләр һәм җеннәр өчен Аллаһы Тәгаләнең сайланган илчесе. Аллаһы Раббыбыз Коръән Кәримендә Пәйгамбәребезне мактап: «Хакыйкатьтә, син — югары әхлак иясе», — дигән («Каләм» сүрәсе, 4нче аять).

* Мәүлид мәҗлесләрендә без сөекле Пәйгамбәребез с.г.в. турында белемнәребезне, аңа карата мәхәббәтебезне арттырабыз. Шулай итеп Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз.

* Пәйгамбәребез с.г.в. туган көнне, ягъни дүшәмбе көнне ураза тоткан. Белгәнебезчә, ураза тоту – ул Ислам терәкләренең берсе. Моннан күренә ки, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. үзенең туган көнен гыйбадәт белән үткәргән.

Бүгенге көндә Мәүлидне бәйрәм итү гадәтләре кайтарыла башлады. Авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә Мәүлидләрне уздыралар. Күпчелек галимнәрнең фикеренчә, Мәүлид яхшы бидгать (бидгә хәсәнә) булып санала. Бу турыда: «Мәүлид уку – бик яхшы һәм файдалы Ислам гадәте. Аңарда – мөэминнәр арасындагы аралашу, аларның иманы өчен ышандыргыч дәрес, кешеләр йөрәгендә Аллаһка һәм Аның соңгы илчесе Мөхәммәд галәйһиссәламгә карата мәхәббәт уяту», — дигәннәр.

Интерттаттан алынды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума