Материалы

Абаулда мәчет ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

36-3Татар авыллары тарихында мәчетләр мөһим урын алып торалар. Бүгенге көндә Төмән өлкәсенең күпчелек авылларында мәчетләр бар, Аллаһы йортларыннан моңлы азан тавышлары ишетелә, дини бәйрәмнәрне зурлап үткәрәләр, җомга намазларына дин кардәшләребез килә.

Вагай районының Абаул авылында, тарихи чыганаклардан күренгәнчә, элек-электән мәчет булган. Узган атнада монда яңа мәчет ачылу тантанасында Төмән өлкә дини мөселман идарәсе рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, Вагай район хакимияте вәкилләре, авыл халкы шатлыклы дини чарада катнаштылар.

Истәлекле бәйрәм чарасы тантаналы ачылыш тасмасы киселгәннән соң, мәчет бинасына үтеп керүчеләрнең теләкләре белән башланды. Яңа мәчеттә, тәбрикләү сүзеннән соң, беренче күмәк намазны уку алдыннан Зиннәт хәзрәт Садыйков вәгазь сөйләде: “Бу бинада беренче мәртәбә азан әйтеп, намаз укыгач, Ислам динендә бу бина Аллаһы йорты дип исәпләнә. Изге эшләр башкаруда ярдәм итүчеләргә Аллаһы саваплар бирсен. Мәчетне төзүчеләрнең эшләгән эшләре Аллаһ ризалыгы өчен булсын”, - диде.

Аннары бәйрәм кунаклары авыл халкы белән яңа мәчеттә намаз укыдылар. Бу шатлыклы вакыйга турында авылның ветеран укытучысы Нурдидә Айтбаева: ”Изге эштә ярдәм итүчеләр, изге гамәл эшләүче авыл халкы авылның иминлеге, киләчәк буын динне белеп үссеннәр өчен, Аллаһы ризалыгы, савап өчен тырыштылар. Авылдашларым миңа ышаныч белдергәннән соң, мәчетнең документлар белән бәйле булган эшләрен үтәдем. Бинага электр утын, су кертү һәм башка сораулар буенча эшне башкардым. Авылдашларыбызның тырышлыгы белән башкарылган төзелешнең һәр мизгеле күз алдымнан үтте. Нигезе корылды, бура алынды, түбәсе ябылды, манарасы куелды.

2011 нче елны мәчетнең фундаментын Ринат Шәрипов бертуганнары белән эшләделәр. Наил Шәрипов үз акчасына бура алды, һәрвакыт матди ярдәм күрсәтте, Бикбаул Мөхәммәтбакиев төрле авыр эшләрне үзенең техникасы белән бушлай башкарды. Запастагы подполковник Руслан Бариевның да игелекле эшләре, тырышлыгы, күрсәткән матди ярдәме белән мәчетебез ачылды. Соңгы ярты елда аның җитәкчелегендә күп эшләр башкарылды. Ул һәр бүлмәнең килешмәгән җирләрен төзәттерде. Аның ярдәме белән мәчетебез матур, күркәм булды. Авыл халкы исеменнән Зиннәт хәзрәт Садыйковка рәхмәтләремне юллыйм. Аның биргән матди ярдәме белән бригада килеп мәчетнең эчке эшләрен эшләде, тәрәзәләр, ишекләр куелды.

Милләтләр эшләре буенча өлкә комитетыннан һәм Төмән өлкәсе мөселманнары идарәсеннән Рәхмәт хатларына лаеклы булган Наил Шәрипов, Абилә Шәрипова, Вәли Кучуков, Вәкил Зарипов, Айнигөл Чурагулова, Маркс Бухарин, Ринат Шәрипов, Ахман Нәүрусов, Гөлнара Бариева, Абушахман Уразов, Әхмәтади Уразов, Тимур Тәипов, Сургут шәһәрендә яшәүче Фазыл белән Миндар Әгъламовлар, Тубылдан килгән тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиева сыман милли җанлы кешеләр булганда мәчетләр ачылыр, авыллар яшәр”, - ди Нурдидә апа.

Истәлекле бәйрәм чарасында дин юлында күпьелык намуслы хезмәтләре өчен һәм мөселманнар тормышында актив катнашучыларга бүләкләр тапшырыла. Төмән өлкәсендә мәчет төзүдә зур тырышлык күрсәткәннәре өчен Россиянең мөфтиләр оешмасы идарәсе рәисе, 36-2мөфти шәех Равил Гайнетдинның имзасы куелган таныклык һәм ”Казанышлары өчен” медале белән Руслан Бариев, Нурдидә Айтбаева бүләкләнәләр. Грамоталарга Бикбаул Мөхәммәтбакиев, Хәйрулла Абайдуллин лаеклы булалар.

Мәчет ачылу тантанасының рәсми өлеше тәмамланганнан соң, кунакларны Коръән ашына, авыл халкы әзерләгән милли ризык тулы табынга чакыралар. Нурдидә апа әңгәмәбезне дәвам итеп:

“Абаул авылында үзебезнең хәзрәтебез Илфат Аликаев бар. Авылыбыздагы яңа мәчеттән кеше өзелмәсен, мәчетебез буш тормасын, намазларны бергә-бергә җыелып укырга язсын”, - дип теләкләрен юллады.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума