#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Афәрин, Әнисә ханым!

последние и лучшие новости искусства в мире

11-4Гадәти тормышыбызда әлегәчә беркем дә абайламаган матурлыкны күрә белгән, һаман да каядыр ашкынып, хисләр дулкынында чайкалып яшәүче, “Дуслык” татар халык хорына күп еллардан бирле йөрүче кызыбыз Әнисә Тимерхан кызы Рамазанова турында бу язма. Әнисә ханым искитмәле әңгәмәдәш тә булып чыкты әле, аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Яшьлегенә, бала чагына ияртеп мине дә алып китте. Аның сөйли белүенә сокланып туялмадым. Баксаң, юкка гына түгел икән: “Тюменские известия” газетасында корректор булып эшли. Татар кызының шундый җитди газетада эшләвен белгәч, миндә милләттәшем белән горурлык хисе уянды.

“Тюменские известия” газетасының беренче мөхәррире Ю.С.Бакулинның: “Татарлар алар бик тырыш, белемле һәм башлы халык”, - диюе дә юкка булмаган.

Әнисә ханым балачактан ук искитмәле җитез, чая кыз булып үсә. Мәктәптә “5”леләргә генә укый, хорга йөри, җырлый, үзенә еш кына башлап җырларга да кушалар, гармунда уйнарга өйрәнә – махсус укырга йөри. Үсә килә анысын ташлый, чөнки аннан башка да шөгыльләре җитәрлек була. Спорт гимнастикасын бик ярата, тегү-чигүләр дә читтә калмый. Ул Ходай биргән сәләтләренең барысын да азмы-күпме өйрәнергә өлгерә. Бүгенге көндә дә балачак, яшьлек күгенә карап сулый. Хыялларында гына булса да, еш кына яшьлеккә кайтып килә. Тырышлыгы белән һаман да өскә үрмәли. Кечкенәдән тегәргә яраткан ханым әле дә шул шөгылен ташламый. “Дуслык” татар халык хорына йөргәндә кирәкле киемнәрне үзе тегә. Берәүләргә тантаналы чара өчен күлмәк өлгертә, икенчеләргә искесен яңарта.

Әнисә ханым Төмән шәһәрендә 1966 елның ноябрь аенда дүрт балалы гаиләдә дөньяга килә. Әнисе Индрәй авылы кызы булса, әтисе Тубыл районы егете. Мәктәпне, аннары Төмән шәһәренең сәүдә техникумын уңышлы тәмамлап, Яңа Уренгой шәһәренә юллама белән эшкә китә. Анда ике ел хезмәт юлын үткәч, Свердловск шәһәрендә “Халык хуҗалыгы” институтын тәмамлап, туган шәһәренә яңадан кайта. Ул товаровед булып эшләгән база таркалгач, “Тюменские известия” газетасында эшли башлый, 24 ел эшләп килә һәм тырышлыгы белән бу өлкәдә дә таныла.

Һәр яктан уңган кыз үзенең гаилә тормышын да онытмый. Институтны тәмамлап, Төмәнгә кайткан кыз, Рамил исемле егет белән тормыш юлын бәйли. Бер кыз, бер егет үстереп, аларга югары белем, бик яхшы тәрбия бирәләр. Улына 3 яшь булганда 17 ел элек “Дуслык” татар халык хорына йөрү теләге туа һәм шул хыяллары чынга аша.

Кырынкүл авылында яшәүче Гөлсылу апаны концертларда күреп соклана идем. Ул ансамбльдә алып баручы, нәфис сүз остасы, җырлый, бии, гармунда уйный. Аның шулай төрле яктан сәләтле, энергияле ханым булуына исләрем китә иде. Озакламый без аның белән танышып, ул мине хорга алып килде. Ә анда мине бик җылы каршы алдылар, аларның балкып торган йөзләре, сандугачлар төсле тавышлары мине бөтенләй әсир итте. “Дуслык” татар халык хоры җитәкчеләре Әсмабикә һәм аның тормыш иптәше Әбделхәким Мирхәйдәровлар кешелек дөньясында нинди матур сыйфатлар бар, алар шуларның барысына да ия, шуның өчен мин аларны чын күңелдән ихтирам итәм. Яхшы күңелле кешеләр булганга күрә дә, ансамблебез яшәп килә, нинди генә кыенлыклар очраса да, сынмыйбыз, сыгылмыйбыз. Ходайга да рәхмәтлемен, Әсмабикә апа белән Әбделхәким абыйның үз яхшылыклары үзләренә киредән кайта дип аңлыйм. Алар безне бер зур, тату гаилә итеп тота алалар. Бәйрәмнәрне дә бик күңелле уздырабыз. Мин үзем, хорда, дуэтта, квартетта җырлыйм. Безнең хорның гомере озын булып, милләттәшләребезне куандырып, шулай уңышлар белән яшәп килсәк иде, - дигән теләкләрдә калам.

Кешеләргә, күбрәк укыгыз, күбрәк сәяхәтләр ясагыз, үзара аралашыгыз, үзегезгә генә ябылып ятмагыз, дияр идем. Сәяхәтләр тормышны, сәламәтлекне, белемне арттыру, үзеңнең карашыңны баету өчен яңа мөмкинлекләр ача. Дөнья гүзәл дә, кызыклы да ул.

Әнисә ханымның намуслы хезмәте өчен дә эшендә югары бәялиләр. Өлкә Думасыннан ике Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Афәрин, Әнисә ханым! Шулай татар җанлы, көчле ихтыярлы ханым булып мәңге балкы!

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836