#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алла куәт бирсен

последние и лучшие новости искусства в мире

Дин юлына басыр өчен һәркемнең күңелендә ниндидер этәргеч була. Советлар чорында Алланы да, мулланы да белмичә үстек дисәк, дөрес булмас, бик күп гаиләләрдә  бала тугач, ата-аналары яшертен генә бала күңеленә дини орлык салып калдыра алдылар. Кайберәүләр урта, кайберәүләр өлкән яшькә чыккач, шул орлыклар шытып чыга башладылар. Әйе, нәкъ яз көне кар астыннан шытып чыккан умырзаялар төсле.

Яркәү районы, Сәет авылында туып-үскән Нәфисә Наил кызы Тузмөхәммәтованың күңелендә дә олыгайгач, шундый үзгәрешләр булды. Моңа әле тумаган оныгы сәбәпче булуын исбат итә ул. Табиблар кызының тумаган баласына авыр диагноз куеп, алдырырга кушалар. Бала әнисе көмәнендә үсеш алганда ук билгеле була. Чернобыль һәлакәте нәтиҗәсе дип саный Нәфисә апа. Чөнки кияве анда атом станциясе шартлагач, хезмәт иткән була. Бернигә дә карамыйча, кызы 9 ай йөреп баланы таба һәм сабыйны икенче хастаханәгә операциягә озаталар. Табиблардан Нәфисә апа бала янына кертүләрен үтенеп сорый. Бала бик авыр хәлдә була. Әбисе сабыйның нәни кулларыннан тотып “Йәсин” сүрәсен укый. Аллаһыдан оныгының исән калуын сорап ниятлек уздыралар һәм Корбан аенда балага атап корбанлык чалалар. Аллаһы Тәгаләгә аларның догалары ирешә, бала исән калып үсә башлый. Шушы хәлдән соң, Нәфисә апа тәүбәгә килеп, Аллаһы Тәгалә юлында изгелекләр эшли башлый.

Туган авылы Сәеттә мәчет төзү эшләренә Нәфисә апа үз теләге, үз ихтыяр көче белән җигелә. Әйтергә кирәк, бу эшне эшләмәгән кеше белми дә, аңламый да. Комнан бау ишү белән бер, әмма, Аллаһы ярдәме белән эшләнә. Башкарып йөрүче кирәк һәм шулай ук халык ярдәм итмәсә мәчет төзелә алмый. Мәчет төзү өчен урын һәм документларны җыю өчен күпме йөрергә кирәк һәм акчасыз да булмый бит әле.

Сәет авылы – астаналы авыл, анда дин таратырга килгән 7 шәех ята. “Башта аны читәнләп алыгыз”, - дип, безгә киңәш иттеләр.  Чыннан да аны читәнләгәч, эшебез җайга китте, әлхәмдүлиллә. Сабантуйларда, дини мәҗлесләрдә, мәчетләр ачылганда, дини бәйрәмнәрдә төшкән садакалар 178 меңгә җитте. Мәчеткә урынны иске йорты белән 100 меңгә алырга килешкән идек. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.С.Зиганшин ярдәме белән 50 меңгә бәяне төшерделәр.

Һәрбер авылда мәчет эшен башлаганчы “Мөселманнар төркеме” оешмасы һәм авыл мулласы булырга тиешле. Мәлик Закирҗан улы Биктаһировны мулла итеп сайладык. Без алган урын һәм йорт иясез булып чыкты. Җирнең документларын башкарып чыгып, тиешле урынга тапшырдык. Мәчетне төзү эшләрен Рузил Нурзил улы Таштимиров алып бара.

Төмәндә яшәүче Ринат Хөснулла улы Гайсин җылыткычлар белән, Бурбар авылы такта белән ярдәм иттеләр. Без әле мәчет төзү өчен акчага да мохтаҗ. Кемнәр ярдәм итәргә тели, Сәет авылында акчаны җыючылар бар. Төп эшләрне эшләп алсак, быелгы Ураза бәйрәмен анда уздырырга җыенабыз. Ә мәчет ачылу тантанасы киләсе елга март аена билгеләнгән. Авыл халкы да ярдәм итеп тора”, - дип сөйләде Сәет авылының дини оешма рәисе Нәфисә апа Тузмөхәммәтова.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836