#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Аллаһы йортыбызга ремонт кирәк”

последние и лучшие новости искусства в мире

14-4Моннан 22 ел элек Сумкинода төзелгән мәчет манарасыннан һәр җомга саен азан яңгырый. Имам итеп сайланган Батхулла хәзрәт Камалетдинов инде өлкән яшьтә. Мәчеткә күп еллар йөрүче Хәннән Гани улы Ихсанов та 80 яшен тутырган. Ул тормыш иптәше Хәтирә әби белән җомга саен мәчетне ачып, килгән кешеләрне якты йөз белән каршы алып, догалар укып, изге теләкләр теләп каршылый. Йөзләрендә иман нуры булган Хәннән бабай һәм Хәтирә әби белән без елына ике-өч мәртәбә очрашабыз. Алар хәзер мәчеткә Шамил Әширбакиевның намазларга килүенә шатланалар.

“Ул матур тавышы белән азан әйтә, дини йолаларын яхшы белә. Мәчеткә җомга намазына авылда яшәүче актив әби-апалар йөриләр. Әбиләребезнең намазларын калдырмыйча йөрүләренә сөенәбез. Тик алар оныкларын да алып килсеннәр иде”, - дип сүзен башлады Хәтирә әби. Кемдер садакаларын тапшыра, Коръән укыта. Бану, Мөршидә, Хәербану, Тимербану, Алимә, Әлфия, Зәйнәп, Хәтирә апалар килгән кешеләрне чәйләр белән сыйлап, киләчәккә планнары белән дә таныштыралар. Хәннән хәзрәт мәчеткә ремонт эшләтү турында кайгырта. ”Мәчет ачылганнан бирле күп вакыт узды. Быел җәен бинаның эчке эшләрен башкару, ремонтлау, буяу кирәк булачак. Мәчетнең читәннәрен төзәтү дә планыбызда. Коймаларны эретеп ябыштыру өчен матди ярдәм эзлибез. Корбан, Рамазан гаете көннәрендә мәчеткә килүчеләрнең саны күп була. Шуңа күрә, мәчет алдында машиналар юлын киңәйтергә кирәк, дип уйлыйбыз. Бу мәсьәләне чишүдә безгә поселок советы депутатыбыз Александр Болдырев ярдәм итәр дип ышанам. Сумкино мәчетенә йөрүче әби-бабайларны дини мәҗлесләргә, Коръән ашларына еш чакыралар. Алар ашларда таратылган садакаларын үзләренә калдырмыйча, мәчетне ремонтларга кирәгер дип, җыялар. Газга, электр утына түләргә дә шактый җыела. Сумкинода дин юлында йөрүчеләрнең саны артсын иде. Татарлар күп яши бит бу микрорайонда. Җомга намазына булса да килсеннәр иде якташларыбыз. Мәчетебез буш тормасын иде”, - дип борчылды Хәннән хәзрәт Ихсанов.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836