Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алтын куллы якташыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

30-3Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең бер хәдисендә әйтелә: «Адәм баласының иң яхшы, хәерле булган ризыгы - үз куллары белән эшләп тапканы». Шулай ук Коръән Китабында, Раббыбыз Аллаһы Тәгалә хезмәт сөюгә, хәләл юл белән ризык табып туклануга зур игътибар бирә. Хәтта Изге Китапта безләргә хәтле булып үткән пәйгәмбәрләрнең нинди кәсеп белән шөгыльләнүләре, аларның мал табуда тырышлыгы, хәләл ризыктан файдаланулары күрсәтелә.

Үзебезнең Төмән өлкәсендә милләттәшләребез-якташларыбыз арасында да тырыш хезмәт сөючеләр, сокланырлык, алтын куллы улларыбыз-кызларыбыз юк түгел.

Мансур Мөнир улы Сөләйманов (55 яшь) Вагай районы, Әшле авылында туып-үскән. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлый һәм якындагы Заречный поселогында урта белем ала. Төмән шәһәренең 30 нчы элемтәчеләр училищесында укып чыга, армия сафларына алына. Ватаны каршында изге бурычын уңышлы башкарып, сынлы сәнгать училищесында 4 ел сәнгатьле бизәүче (художественный оформитель) белгечлегенә укып чыга. Юллама белән 1982 елда ДСК-500 оешмасына эшкә җибәрелә (Төмәннең Лесобаза районы). Тора-бара үзе «Сөләйманов» дип аталган шәхси оешмасын ача, агач эшләре белән шөгыльләнә. Төрле агачлардан, ишекләр, баскычлар ясый. Мондагы файдаланган агачларның да төрлесен төрле урында куллана. Нарат, имән, бүк (бук) һәм башка агачларның сыйфатларын яхшы белә. Бәяләре дә төрле. Хезмәте уңышлы һәм бик югары дәрәҗәдә булу сәбәпле, төрле яктан заказлар да шактый килеп тора. Төмән шәһәреннән генә түгел, өлкәбезнең ерак төбәкләреннән дә аны эзләп табалар.

Ул гына да түгел, Мансур якташыбыз Ямбай мәчетенең патша заманы вакытында булган минбәрен, сакланып калган иске фотодан карап, яңадан ясап бирә. Шулай ук, аның оста куллары сырлап ясаган яңа минбәрләр Индрәй, Богандинка һәм Тугыз авыллары мәчетләрендә калкып чыктылар.

Мансур Мөнир улы яшь вакытыннан бирле динебезгә якын булган. Үзем дә бик яхшы хәтерлим. 1990 нчы еллар - Төмән шәһәрендә «Белем» мәдрәсәсе гөрләп торган вакытлар, Мансур якташыбыз, беренче дини сабакларны шунда алды. Үзенең ихлас күңеле, тырышлыгы белән 2015-2019 елларда Казан шәһәрендә 4 ел укып, югары «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый.  

- Озакламый Корбан бәйрәме якынлаша, туган авылым Әшледә, Ин ша Аллаһ, Корбан ашы уздырачакмын, әлбәттә, үзем бара алмасам да, чыгымнарны үзем күтәрәм, - диде ул.

Өлкәбездәге бердәнбер «Яңарыш» газетасындагы булган атналык хәбәрләрне дә укып, танышып бара.

Ахыр сүземне бөек шагыйребез Гадулла Тукай юллары белән тәмамлар идем:

Ий сабыйлар, эшләгез сез,
Иң мөкаддәс нәрсә эш.
Эш агачы һәр вакытта
Бик юмарт китерер җимеш.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836