#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Аслана мәчете имамы

последние и лучшие новости искусства в мире

18-2Безнең бабайларыбыз һәм абыйларыбыз Бөек Җиңү көнен булдыруда бик зур өлеш керткәннәр, батырларча дошман белән көрәшкәннәр, сугыш тарихы битләрендә безнең өчен горурлык хисләре уятучы эзләр калдырганнар. Бик кызганыч: ветераннар саны бик аз калды. Әгәр дә, моннан бер 20-30 еллар элек, алар белән утырып, сугыш сукмаклары турында сөйләгәннәрен язып барган булсак, искитәрлек бай, әһәмиятле, яшьләр, яшүсмерләр өчен үрнәк булырлык мәгълүматлар тупланган булыр иде.

Сәмигулла Ногман улы Мирхәлилов Ялутор районы, Атьял авылында туып-үскән. Авыл мәктәбендә 4 класс тәмамлаган. Гаиләдә 4 бала үсәләр: Нурулла, Чарулла һәм Фәрхнизә. Сәмигулла сугышка хәтле колхозда эшли. 1940 елның ноябрь аенда Ялутор районы комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Сугыш башлануны кызылармияче Сәмигулла Волын өлкәсе, Луцк шәһәрендә каршы ала. Сугышчан антны 1943 елның 10 июнендә 197 нче укчылар полкында кабул итә. Бөек Ватан сугышында 1945 елның август аена хәтле 471 һәм 197 нче укчылар полкында укчы булып хезмәт итә. Хәрби хезмәтенең соңгы елларын 45 нче аерым армия батальонында укчы булып тәмамлый. Фашистлар кулында әсирлектә дә булырга туры килә. Сугыш елларындагы аяусыз батырлыклары өчен икенче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.

Сугыштан соң, 1945 елның май аеннан алып 1946 елның маена хәтле Германиядә укчы булып хезмәт итә.

Туган ягына кайткач, Аслана авылы кызы Минзифа белән никахлашып, ошбу авылда яшәп калалар. 7 бала, 1 тәрбиягә алган кызны үстереп, тормышка юллама бирәләр, 24 оныклары бар һәм нәбәрәләре дә шактый. Сәмигулла абый - авылда көтүче, 1957-1982 елларда Киров исемендәге колхозның Аслана тракторлар бригадасында хисапчы булып эшли. Лаеклы ялга чыгып, киләчәк тормышын хак динебезне өйрәнүгә һәм ислам кагыйдәләрен үзләштерүгә багышлый. 1994 елның 22 мае көнне тантаналы рәвештә Аслана авылында яңа мәчет ачылу бәхетенә ирешәләр. Ошбу куанычлы һәм онытылмаслык шатлыклы көндә авыл халкы тарафыннан Сәмигулла абый яңа гына ачылган мәчетнең имамы итеп билгеләнә. Ошбу, бик катлаулы һәм җаваплы булган абруйны ул 2003 елга кадәр алып бара. 2005 елда 87 яшендә вафат була. Авыр туфрагы җиңел, караңгы кабере якты, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836