Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Авылда мулланы тыңлыйлар”

последние и лучшие новости искусства в мире

33-4Өч көн дәвамында муллабыз Вәгыйз хәзрәт Ильясов Корбан ашларында катнашты. Һәр өйдә вәгазь сөйләде, дини бәйрәм белән котлады. Сөйләгәндә халыкны, “Яңарыш”ка язылыгыз, дип тә өндәп торды: “Төрле газеталарыбыз бар. Кемдер Казаннан “Юлдаш” алдыра. Дини идарәдән “Хикмәт” тә килә. Ә безнең өчен иң яхшысы - “Яңарыш”, анда намаз вакытлары да дөрес, төгәл бирелеп бара”, - дип сөйләде ул.

Тархан авылы - Яркәү районында иң зур мәчетле татар авылы. Биредә 500 кеше яши. Мәсхүт Әбдрахман улы Мукминов вафат булгач, җыелышып Вәгыйз хәзрәтне сайладык. Аны яхшы беләбез, гаиләсен хөрмәт итәбез. Тарханда туып-үскән, эретеп ябыштыручы (сварщик) булып эшләгән.

Гаилә корып, хатыны Хәлифә Сәлим кызы белән бергә 4 бала үстереп авылда тату яшәп яталар. Күрше авылларга да еш чакыралар. Исем кушу, никах уку, соңгы юлга озату һәм башкалар. Башта Ямбайда белем алган имамыбыз, хәзер дә өлкә дини идарәсе оештырган дин әһелләренең белемен үстерү курсларында бер семинардан да калмый.

Вәгыйз мулланың исем кушамы, юбилей ниятлегенә керәме, кулында һәрвакыт бүләк булыр, үзенең изге теләкләрен, котлау сүзләрен әйтер һәм халык алдында тапшырыр. Вәгыйз мулланың сүзе йөри, аны карты-яше тыңлый.

«Быелгы Корбан бәйрәмендә 50дән артык корбан чалдык. Авылдашлар як-яктан килеп, авылда сарык алып, миңа багышлатып, чалдылар. Бүлеп-бүлеп авылда туганнарга өләштеләр, алып та киттеләр - Төмәнгә, Муллашка, Боровойга, Егәнлегә һәм башка авылларга», - дип сөйләде Вәгыйз Идрис улы.

Тархан авылы халкы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836