#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылдашлар белән күрешү үзе бер шатлык

последние и лучшие новости искусства в мире

Һәр елның январь аенда, кышкы юл булдырылгач, туганнар белән җыелышып туган ягыбыз Яркәү районы, Сәет авылына кайтып хәтем ашлары үткәреп торабыз. Алдагы елларда туганнарыбыз Хәлим абый Мусагитов, Луиза апа белән Абдулла җизни Хәкимовларда үткәрсәк, быел Нәфисә апа Төзмөхәммәтова рөхсәте белән яңа салынып бетмәгән мәчет эчендә уздырдык. Авылыбызда мәчет салуга зур өлеш керткән Нәфисә апага, иптәше Нәҗип абыйга, барлык авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мулла вазифасын үтәүче Мәлик абый Биктаһировка бик зур рәхмәт, һәрвакыт ярдәм кулын сузып, яшь буынга үрнәк булып, догалар укып, барыбызны да канәгатьләндерә. Иң зур апабыз Минзифа Зәйнетдин кызы Нигъмәтуллина Сәет зиратында җирләнгән әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны һәм барлык туганнарыбызны искә алып, алар өчен үткәрелгән хәтем ашына килгән барлык авылдашларыбызга, Уба авылында туып-үскән, хәзерге көндә төрле якларда яшәүче, икедән туган Садыйковлар гаиләләренә ерак юлны якын итеп килүләренә рәхмәтләрен белдерде.

Нәфисә апаның: “Мәчет ачылуына килми калмагыз!”, ә Сәгыйдә апаның: “Без сезне ел да көтеп калабыз”, - дип әйтүләре күңелләребезне күтәрде. Туган якларга кайтып, авылыбызда өлкән яшьтә булган Зәйнәп апа Тульметова һәм Мәдинә апа Хәкимова, авылдашлар һәм туганнар белән очрашу-күрешү үзе бер шатлык.

Барлык туганнар исеменнән Эльмира САДЫЙКОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836