Материалы

Авырлыкларны бергәләшеп үтик

последние и лучшие новости искусства в мире

Аллаһы Тәгалә без елга бер генә үтәргә тиешле һәм без генә үтә алган киртәләрне, авырлыкларны куя...

Безнең мәчетебездә халыкны җыеп, әкренләп эшләр башкарыла. Күптән түгел бергәләшеп аш үткәрдек. Вагай районының Татар Вагай мөселман җирле оешмасы махсус хәрби операциядә катнашучыларның җиңеп, исән-сау гаиләләренә кайтуларын теләп, дога укып Коръән ашы үткәрде. Мәчетебезгә күрше авыллардан, Тубыл, Төмән шәһәрләреннән дә мөселман кардәшләребез килделәр. Оешма җитәкчесе Чәхвәр Кормандаев оештырган чарада халык, балалар күп булды. Чыгыш ясаучылар, бу авыр вакытларны да бердәм булып, бергә узыйк, дин кушканны үтәп, сабыр булып, ярдәмләшеп яшик, диделәр.

Чәхвәр хәзрәт Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көнен искә алып, зурлап билгеләп үтте.

Өстәлебез тәмле ризыклар белән тулы булды. Аларны әзерләүдә авылыбыз хатын-кызлары читтә калмады: Санилә, Сәвия, Саидә һәм Мәүлия, Галия апалар төрле бәлешләр, пәрәмәчләр пешергәннәр. Мәликә апа токмач кисте, Мөхалибә, Биктимер Мөхәмәтуллиннар карбыз, кавын күтәреп килделәр. Үз өлешләрен кертеп өстәл әзерләүдә ярдәм иткәннәргә игелекләре, изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын дигән теләктә калам.

Халыктан җыелган садака акчасы махсус хәрби операциягә китүчеләргә җибәрелде.

Суфия БАКИЕВА (Әюпова),
Вагай районы, Татар Вагай авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума