#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл мәчетенә барасы килеп тора

последние и лучшие новости искусства в мире

1-5Сумкино мәчетенә килгән һәр кешене җылы каршы алалар. Хәер тапшырырга кергәннәрне тыңлап Коръән укыйлар, дога кылалар. Ихлас күңеле белән дингә бирелгән Фәтхулла хәзрәт Камалетдинов авыл мулласы вазифасын башкарганына 20 ел гына түгел. Дингә килгәнче ул күп еллар ООО ”Судоремонт Сумкино” заводында өлкән мастер булып эшли. Тормыш иптәше Фирдәүс апа белән өч ул үстереп, аларга белем, тәрбия бирәләр. Бүгенге көндә иманлы булып үскән уллары да әти-әниләре сыман тырышып эшлиләр, хезмәт юлларында үрнәк булып, бер-берсенә, әти-әниләренә ярдәмләшеп яшиләр. Биредә беренче дини оешма 1993нче елда барлыкка килә.

1997нче елны мәчет төзелә, бу эштә Фәтхулла хәзрәтнең роле зур. Ул елларны 65 яшендәге Фәтхулла хәзрәт төзелеш эшләрен оештыра. Изге, халкына кирәкле эшне башлаганда аңа авыл халкы ярдәмгә килә. Кем акчалата, кем кул эше белән булышырга тырыша. Ул: ”Игелекле эш башкарганда ярдәмчеләр табылып тора. Садака бирүчеләргә, матди ярдәм күрсәтүчеләргә, мәчетне ремонтлау эшендә үз көчләре белән булышканнарга Аллаһы ике дөньяның бәхетен бирсен”, - ди. Күп еллар узса да, җаваплы, изге эшне башкарып чыгаруда үз өлешен керткән авыл халкын намаздан соң искә алалар. Элек-электән мәчетләрдә яшь буынга тәрбия биргәннәр. Хәзрәтләребез халыкны кешеләр белән дус-тату яшәргә чакырганнар. Игелекле эшләр башкарган хәзрәтнең киңәшчесе, сабыр холыклы, дини йолаларны ихлас күңел белән башкарган Хәннан абый Иксанов турында җылы сүзләр әйтәсе килә. Алар чиратлашып Коръән аятьләрен укыйлар. Тубыл шәһәреннән килгән Маннур хәзрәтне дә җылы каршылыйлар. Фәтхулла хәзрәтнең вәгазен тыңлаганнан соң, мәчеткә килүче әби-бабайлар чын күңелләрен биреп намаз укыйлар. Инде 85 яшен тутырган Фәтхулла бабай изге теләкләр юллап никах та, балага исем кушу һәм башка дини йолаларны да башкара. Якташларының кайгы-шатлыкларын уртаклашып яши мәчеткә йөрүче дин кардәшләре. Аларның татулыгына, киңәшләшеп кешеләрнең үтенечләрен башкаруларына сокланып кайткан идек. Фәтхулла хәзрәтне хөрмәтләп җомга намазына машинага утыртып китерәләр. Сумкинода Мәүлет аенда да ашлар үткәрүчеләрнең саны күп булган. Мәчеттә дин юлында булган әби-бабайлар һәркемгә сәламәтлек, мул, бәрәкәтле тормыш, дөнья тынычлыгы телибез дигән теләкләрен юлладылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836