Материалы

Авылда да тормыш кайный

последние и лучшие новости искусства в мире

44-8Дәүләтбаевлар Юрты Коллар авылында гомерләренең ярты гасырдан артыгын авыл хуҗалыгында, туган якларында хезмәт итеп яшиләр. Фәүзия Фәйзулла кызы һәм Нәҗип Хәлитулы яшь вакытларында “Ялкын” совхозында эшлиләр. Ул елларны фермада атлар, сыерлар, яшь терлек күп була. Фәүзия сыер сава, Нәҗип мал караучы булып эшли. 1989 нчы елны алар совхоздан чыгып, техника, сыерлар арендага алып үз-үзеңне эш белән тәэмин итү программасы буенча кече ферма оештыралар. Фәүзия Фәйзулла кызы: ”Ул елларны без яшь идек. Кызларыбыз Әлфия, Зөлфия, улыбыз Рәфис ярдәм иттеләр.

Алар башлангыч сыйныф мәктәбендә үз авылыбызда укыдылар, аннары Коллар урта мәктәбен тәмамлап, Зөлфиябез белән Рәфисебез Тубыл шәһәренең зооветтехникумында, Әлфиябез педучилищеда укып белем алдылар. Яшь белгечләр тормышта үз урыннарын таптылар, гаилә кордылар. Безне оныклар белән шатландырдылар. Ферманы бетерсәк тә, сарыклар асрыйбыз. Бакчабызда бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш утыртабыз. Балалар кече булганда, тормыш иптәшем белән үзебез балык тоту ятьмәсен үрдек. Авылыбыз янәшәсендәге күлдә шуның белән күп балык тоттык, Себер сазлыкларында мүк җиләге, урманнарында гөмбәсен җыеп, үз хуҗалыгыбызда хезмәт итеп гомер кичердек”, - дип сөйләде. Лаеклы ялда булган Фәүзия апа әле Татарстанның үзәкләшкән диния нәзарәтенең “Казан нуры” мәчете каршындагы “Шамил” мәдрәсәсенең өченче курсында читтән торып белем ала. Дингә килүе турында: ”Тубыл шәһәренең өске торасындагы мәчетендә якшәмбе көннәрендә оештырылган дин дәресләренә йөри башладым. Иртән торып авылдан шәһәргә киләм. Укытучыбыз Диләфрүз Гасыймова ислам нигезе темаларына кызыклы дәресләр үткәрде. Ул бөтен күңелен биргән, безне кызыксындыра алган талантлы укытучы. Үзе Казан шәһәрендә Югары мөселман мәдрәсәсендә укыган. Мин аның киңәше белән укырга кердем. Әнием ягыннан безнең нәселдә дин юлында булган туганнар күп. Авылыбызда мәчет бар. Имамыбыз Әхмәт Ишмөхәммәтов җитәкчелегендә авыл зиратын карап торабыз. Коллар авылында яшәүчеләр изге астаналы урыннар барлыгын да беләләр”, - ди Фәүзия апа.

Туган нигезләренә дини бәйрәмнәргә мөстәкыйль тормыш белән яшәүче ул-кызлары, килен-кияүләре, оныклары кайтып торулары, авылда башлангыч сыйныфлар өчен мәктәп, ФАП, кибет, клуб булганы, тырыш, хезмәт сөйгән, уңган-булган якташлары турында да горурланып сөйләделәр Дәүләтбаевлар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума