Материалы

“Аятел Көрси” укуның дәрәҗәләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Аллаһы Тәгаләнең изге китабы Коръәни Кәримнең һәрбер сүзе фазыйләтле. Коръән 114 сүрәдән тора һәм шуларның икенчесе “Бакара” сүрәсе Коръәни Кәримнең иң озын сүрәләреннән санала. “Бакара” сүрәсендә бер аять бар – ул “Аятел Көрси”. Әлеге аятьне Коръәннең иң олы аяте дип юкка гына әйтмәгәннәр, чөнки ул кешене бик саклый торган һәм аның рухын күтәрүче көчле чара.

Аятел Көрсине ятлап, мәгъ­нәсен аңлап, гел кабатлап йөргән кеше Аллаһы Тәгалә каршында бик хөрмәтле дәрә­җәдәдер.

«Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахиим. Аллааһу ләә иләәһә иллә һүвәл-хаййул каййуум лә тәэхузүһү синәтүв вә ләә нәүм. Ләһүү мәә фис-сәмәәвәәти вә мәә фил-үәрд. Мәң зәлләзи йәшфәгу гыйндәһүү илләә би изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим вә мәә хальфәһум. Bә ләә йухыйтуeнә би-шәйим-мин гыйлмиһии илләә бимәә шәә. Вәсигә күрсиййүһүс-сәмәәвәәти вәл әрд. Вә ләә йәэүдүһүү хифзуһүмәә вә һүвәл-гәлиййул-гәзыйм.

Тәрҗемә иткәндә: “Аллаһ­ның Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һәм тәңре булырдай һичберкем юк. Ул – Аллаһ (мәңге) тере, һаман халык белән идарә итеп торучы. Аның йоклау сыйфаты юк. Күкләрдәге һәм Җирдәге бөтен нәрсә Аныкы гына. Аллаһның рөхсәте булмаганда беркем дә шәфәгать (яклау) кыла алмый. Ул Үзе яралт­каннарның алда ни күрәчәген, үткәндә ни күргәннәренең (кылганын, кылмаганын, кылачагын, белгәнен, белмәгәнен, яшергәнен, яшермәгәнен) барысын да белеп тора. Кешеләр аның гыйлеменнән башка үзбелдекләре белән берни эшли алмас. Аның көрсие Күкләрне һәм Җирне үз эченә алган. Аллаһка Күкләрне, Җирне саклап тору һич тә кыен түгел. Аллаһ гаять бөек, галәмәт тә олуг”, - дигәнне аңлата.

1. Әлеге аять Коръәннең иң олы аятьләреннәндер.

2. «Аятел Көрси» җеннәрнең усаллыгыннан иртәдән кичкә, кичтән иртәгә кадәр саклар.

3. «Аятел Көрси» Коръәннең дүрттән бер өлешенә тиң.

4. Әгәр дә берәү мәҗбүри намазлардан соң даими әлеге аятьне укыса, аны җәннәттән бары тик үлем генә аерып торыр.

5. Әлеге аятьне һәр мәҗбүри намаздан соң укыса, ул икенче намазга кадәр иминлектә булыр.

6.Ишектән кергәндә “Аятел ­Көрси” укылса, ул өйдән шайтан качып китәр.

7. Аятьне укучы үзе, аның гаиләсе, өе, байлыгы, хәтта, 40 күршесе дә имин булыр.

8. Карак «Аятел Көрси» укучы янына якын да килмәс.

9. Әгәр дә “Аятел Көрси” “Бакара” сүрәсенең соңгы аяте белән бергә укылса, дога җавапсыз калмас.

10. Җеннәр бу аять укылган савыт-сабаны ача алмас.

11. Берәү йоклар алдыннан «Аятел Көрси»не укыса, аны ике фәрештә таң атканчы саклар.

12. Кем дә кем иртән “Аятел Көрси”не һәм «Га­фир» сүрәсенең башын укыса, ул кичкә кадәр һәм, әгәр дә кич укыса, таң атканчы имин­лектә булыр.

13. Әгәр берәү өеннән чыгар алдыннан “Аятел Көрси” укыса, Аллаһ аның йортын мохтаҗ­лыктан коткарыр.

14. Әгәр бу аятьне укып, чирле кешене өшкерсәң, Аллаһ аның 63 чирен җиңеләйтер.

15. Иминлек өчен һәркөн 33 яки 99 мәртәбә уку зарури.

16. Җеннәрне куу өчен укыла.

17. Начар төш күреп газапланучылар йоклар алдыннан 3 тапкыр укысыннар.

18. Берәү җомга көнне, ялгызы калган хәлдә, әлеге аятьне 70 мәртәбә укыса, ул эчке рухи яктылыкны сизәр, бу мизгелдә Аллаһ догаларын кабул итәр.

19. Күңел тынычлыгы өчен йоклар алдыннан «Аятел Көр­си»не һәм 109, 110, 112, 113, 114 нче сүрәләрне укырга кирәк.

“Татар мөселман календаре”ннән алынды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума