Материалы

Яңа китап дөнья күрде

последние и лучшие новости искусства в мире

40-5Казанда “Ватан” нәшриятында чыккан “Себердә бохарлылар” исемле яңа китапта тарихи–этнографик һәм лингво-культурологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә моңарча чыкмаган материаллар тупланган. Басманың авторлары - Тубыл шәһәренең Д.И.Менделеев исемендәге педагогия институты профессоры Гүзәл Фәйзуллина, профессор Елена Ермакова, доцент Майя Прокопова, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе доценты Энҗе Кадыйрова.

Гүзәл Җәгъфәр кызы: “Себердә бохарлылар җәмгыятьнең икътисадый, сәяси, мәдәни үсешенә ясаган роле мөһим урын ала. Шул исәптән, метрик язулар, халык санын алу, мәкаләләр, указлар, рапортлар һәм бик күп документлар буенча фәнни тикшеренүләр үткәрелде.

Себер бохарлылары җирле халык белән берләшеп, аларның теленә, мәдәниятенә сизелерлек йогынты ясаган. Басманың беренче өлешенә Россия Федерациясе дәүләт һәм милли архивында, Башкортостан Республикасы милли архивында, Россия Дәүләт уникаль кулъязмаларында саклана торган архив чыганакларыннан алынган мәгълүмат кертелде. Яңа китапның икенче өлешендә иске татар телендә гарәп графикасы белән язылган метрик-мәчет китаплары үрнәкләре урын алды. Көнбатыш Себердә яшәүче бохарлыларның социаль тормышы, традицион мәдәнияте турында мәгълүмат белән баетылды. Бу басма галимнәргә, лингвистларга, тарихчыларга, этнографларга, студентларга һәм тарих белән кызыксынучылар өчен дә кызыклы һәм кирәкле булыр”, - дип сөйләде.

Төбәгебездә телебез, динебез каян килгән, нинди тарихи вакыйгалар халкыбызның гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә йогынты ясаган? Галимәләребез гасырлар дәвамында тупланган бай мәгълүмат һәм халкыбызның бай рухи мирасы белән таныштыра. Аларның чираттагы уңышлары, архив документларының тематик күрсәткече, яңа китап чыгуы белән котлыйбыз. Тубыл укучылары яңа китапны шәһәрнең үзәк китапханәсендә алып укый алалар.

Тикшеренү “XIX-XX башындагы метрик язмалар” 20-412-72008 санлы проектын тормышка ашыру барышында Рус фондының фундаменталь тикшеренүләре Төмән өлкәсе грант акчасына тормышка ашырыла.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума