#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бүген ул хөрмәтле авыл имамы

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә Төмән районы, Талмы авылында яшәүче Мансур Колчак улы Биктимеров туганнары белән 80 яшен бәйрәм итте. Гаиләдә 8нче бала булып дөньяга килгән малай хезмәт юлын 16 яшеннән “Коммунизмга” колхозында гади эшче буларак башлап җибәреп, Тубыл зоотехникумында белем алып, баш зоотехник дәрәҗәсенә җитешә. Шыкча авыл советы территориясендә сөт-тауар юнәлешле “Туринский” совхозы барлыкка килгәч, 4 елга авыл советы рәисе итеп билгеләнә. Аннары 1967 елда совхозның Явызбы бүлегенә идарәче итеп куялар. Эшләгән 5 ел дәверендә ул Төмән авыл хуҗалыгы институтында югары белем алырга да вакыт таба.

Туплаган белемен һәм тәҗрибәсен Мансур Колчак улы совхозда 15 ел буена баш зоотехник буларак куллана. Совхоз җитәкчеләре бик еш алышынып торуга карамастан, өлкәдә бу хуҗалык зур һәм алдынгылар рәтендә булып исәпләнә. Ул чакта анда эре мөгезле хайваннар саны 3500гә җитә, шул исәптә 1 мең сыер. 1973 елда бер сыердан 4300 килограмм сөт савып Талмы авылы сыер савучысы Социалистик хезмәт Герое исемен ала, ә калганнары төрле кыйммәтле бүләкләргә лаек булалар. Лаеклы ялга чыгар алдыннан Мансур Колчак улы Газпром оешмасының ЭСУ-38 бүлекчәсендә тәэмин итү бүлеге начальнигы вазифасын башкара. “Ямал-Туринская” агрофирмасы банкрот булгач, хезмәт ветераны авылдашлары язмышына тыныч күңел белән карый алмый. Чөнки эшсезлектән күпләр депрессиягә бирелеп, кайберәүләр эчүчелеккә сабышалар. Ул җирле мөселман оешмасының актив әгъзасыннан Талмы авылы мәчетенең имамы булып китә, авылның җимерелеп барган мәчетенә капиталь ремонт ясата. Проблемалары белән аңа мөрәҗәгать иткән авылдашларын игътибарсыз, ярдәмсез калдырмый. Шуңа авылдашлары да аны чын күңелдән хөрмәт итәләр. Намус белән башкарган эшен күреп, аны өлкә мөселман диния нәзарәте әгъзасы итеп билгелиләр. Менә инде 20 ел дин кардәшләре белән бергә авыл зиратын тәртиптә тоталар, спонсорлар булышлыгы белән аның тирәсен коймаладылар, мәет юа торган өй салдылар. Һәм ул традицион исламны саклап калу буенча яшьләр арасында даими эш алып бара.

Вакытсыз дөньядан киткән тормыш иптәше, орденга лаек булган алдынгы сыер савучы Сабидә җиңгиебез белән 8 бала тәрбияләп үстерделәр. Бүген аларның 16 онык һәм 8 нәбәрәләре үсә. Мансур Колчак улы да җәмәгать эшләре өчен күптөрле район һәм өлкә бүләкләренә лаек булды.

Хәмзә БИКТИМИРОВ, Төмән шәһәре.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836