#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бала чактагы хатирәләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Авыл мулласы Сафиулла бабайга дин сабаклары алырга йөрүләр хәтергә сеңеп калган. Ул чакларда миңа 5-6 яшь булгандыр. Авылыбызның шәһәрдән ерак булуы, сазлыклар, елга-күлләр, урманнар аркылы үтеп кенә анда җитеп була иде. Шуның өчен дин ягыннан кысрыклаулар, шикаять язулар бөтенләйгә диярлек булмаган, авыл халкы үз иркендә яшәгән. Юкса, 1960 елларда Совет чорының чәчәк аткан, коммунизмга таба барабыз, дигән чаклар. Телевизор карап үсмәдек, радио бөтен авылга бер-ике йортта гына иде. Аның каравы, табигать белән бер сулышта яшәдек. Елына бер тапкыр урыс милләтеннән берәү килсә, бөтен авыл балалары шул кеше артыннан ияреп йөри идек. Безгә ул чит планетадан килүче булып тоелгандыр.

Өстә дин турында яза башлаган идем, темадан тайпылмыйча, киредән әйләнеп кайтам.

Безне бит кич саен, кар ера-ера Сафиулла картның йортына барырга беркем дә мәҗбүриләми иде. Әти-әнинең: “Әйдә, бар әле”, - дигәннәрен дә хәтерләмим. Бүгенгедәй күз алдында тора: Сафиулла бабай керосинлы лампа яктысында Коръән китабын укый һәм укыганын тәрҗемә итеп бара, аны тыңларга авылның карт әби-бабайлары җыелгандыр. Ә менә мине бала кешене шунда нәрсә өстерәп китергәнен әле дә аңлап бетермим.

Йосыф пәйгамбәребез (с.г.в.) язмышы, бала чагында абыйларының аны ничек җәберләүләре, бәкегә төшереп үтермәкче булулары, бүреләргә ыргытулары, аны Аллаһы Тәгалә ерткычлардан да саклап кала, абыйларының барлык мәкерле уйларына да ирек куймый. Шулай ук Йосыф пәйгамбәр (с.г.в.) җир йөзендә булмаган матурлыкка ия була. Адәм балаларында аның 1 генә проценты, ә аңарда 99 проценты. Аның йөзеннән нурлар чәчрәп торган. Шуның өчен ул битен пәрдә белән каплап йөргән. Зөләйханың ничек аңа гашыйк булып, саргаеп-кибеп бетүе, гади кешеләр аның йөзен пәрдәсез күрсәләр, һушлары китеп, токмач кисүчеләр бармакларын киссәләр дә сизмәгәннәр.

Аннары әбиләребез төрле хәдисләр, гыйбрәтле хәлләр сөйлиләр иде. Шуларның берсен язып китәсе килә. Ул хикәят. Шундый заманалар булган, кеше гомере 20 ел белән генә чикләнгән. Көннәрдән бер көнне гомереннән риза булмаганнар киңәшкә җыелганнар.

Иң беренче ат чыгыш ясаган: “Гомер буе чабам, йөк ташыйм, миңа 20 ел гомерем артык күп”, - дигән.

“Миңа бирегез”, - дигән кеше. Кешенең 20дән кырыкка кадәрге гомере – ат гомере. Ат кебек чаба, эшли, җигелеп тормыш йөген тарта.

Икенче булып ишәк чыгыш ясаган: “Эшлисе килми, эшләми дә ярамый. 20 ел гомерем артык күп”.

“Миңа бирегез”, - дигән кеше. 40тан 60ка кадәр – ишәк гомере. Эшләмичә ярамаганга гына эшләп йөрү.

Өченче булып эт чыгыш ясаган: “Аңа ярыйм дип тә өрәм, моңа ярыйм дип тә өрәм, берсенә дә ярап булмый. 20 ел гомеремне кирәксенмим”, - дигән.

“Миңа бирегез”, - дигән кеше. Балаларның балаларына булса да өреп утырырмын. 60тан 80гә кадәр эт гомере, барысына да ярарга тырышасың, берәү дә яратмый.

Дүртенче булып маймыл чыгыш ясаган:

“Әздән генә күңелем булып, әздән генә хәтерем кала, күңелем тулып артларым кызарып бетте. 20 ел гомердән баш тартам”.

“Миңа бирегез, - дигән кеше. Оныкларымның балалары белән булса да уйнап утырырмын”. Шулчак өстән бер тавыш ишетелгән: “Бу кеше нәфесенә туясы юк, җыелышны туктатыгыз һәм таралышыгыз”.

Кемгә күпме гомер бирелгәне берәүгә дә мәгълүм түгел. Картлыгыңда ишәккә, эткә, маймылга охшыйсың килмәсә, тормышыңны да Аллаһы кушканнарны үтәп тыйганнардан тыел. Балаларыңны да Аллаһы кануннары буенча тәрбиялә.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836