Балачак хатирәләре

последние и лучшие новости искусства в мире

5-4Балачактан ук һәр кечкенә кызның күз алдында идеаль ир-ат образы формалаша, соңыннан тормышында аны эзли. Минем образларымның берсе - бабаем образы.

Матур ир-ат профиле, көчле ихтыярлылыгын чагылдырган ияк, дөрес йөз үзенчәлекләре, сумала шикелле кара чәч һәм күк төсле зәңгәр, тирән, ачык күзләр. Озын, ике метр биеклектә, төз гәүдәле, акыллы, аз сөйләшүчән.

Зур, көчле, җылы һәм йомшак куллар. Ул безне кочаклаганда, бик сирәк эләгә иде, без аның кочагына кереп китә идек. Эшче куллар, ләкин пианистныкы кебек озын бармаклар. Аның кулында бөтен дөньяның көче яшерелгән сыман иде.

Олы яшьтә дә Ибраһим Хәсән улы Хәсәнов яраткан маҗаралы фильмның герое сыман: батыр, көчле, ышанычлы һәм серле иде.

Бабайның характеры каты, чын ирләрнекечә булды. Ул аз сөйләште, ләкин бик күп эшләде. 10 баласы булган гаиләсе өчен бик тырышты. Гаилә беркайчан да ярлы булмады. Мондый гаиләләр турында «ризыклы» диләр иде. Ә бабай безгә: “Сәламәт һәм аяк-кулларың, җилкәңдә башың булганда, ярлы булу оят”, - дип әйтеп килде.

Бабай дини кеше булган, күрше Яңа Атьял авылында мәдрәсәне тәмамлаган.

Сүз уңаеннан, революциядән соң нәкъ менә Яңа Атьялга танылган бай Нигъмәтулла Кармышаков-Сейдуковның кызы Шәкүрә ире белән кача (ире Ямбай мәдрәсәсендә укыткан). Алар Яңа Атьял авылы мәдрәсәсендә нәкъ менә минем бабам анда укыган елларда укытучылар булалар. Мондый мәгърифәтле һәм белемле кешеләр белән очрашу балачактан ук бабамны формалаштыруга аерым эз калдыргандыр дип уйлыйм.

Иман аңа авыр тормыш шартларында көч һәм ныклык биргән. Иртән без бәрхет сыман йомшак, акрын һәм күңелгә үтеп керә торган бабай тавышыннан уяна идек. Аның иртәнге намазны укыган вакыты.

Без, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшүнең серен бозмас өчен, селкенергә дә кыенсынып тыңладык.

Бабай - искиткеч оста хикәя сөйләүче. Эштән соң уллары һәм кияүләре белән тормыш турында сөйләшергә бик яратты. Аның чыгышларында буыннардан килгән зирәклек чагыла иде.

Кыш көне аның тормышы үзгәрә, салмаклана.

Алгы бүлмәдә түшәм астында сәндерә бар иде. Кыш көне аларга һәрвакыт ау (сеть) бәйләнгән. Бабай аларны төзәтте, киез итекләрен ямады. Тагын да каен тузыннан кузовкалар ясады. Аны артка рюкзак кебек кияләр. Мондый кузовкаларда гөмбә дә, җиләк тә изелмәгән.

Бабай ашауда талымсыз булды, әби пешергәнне яратты, әбигә ризык өчен һәрвакыт рәхмәт әйтте.

Аның өчен өстәлдә һәрвакыт зур кружка торды. Ул бары тик әби ясаган җимешле сөтле чәй эчте. Без чәй тәкъдим итсәк, ул баш тарта иде. Чәй янына кыстыбый яратты.

Әлмирә ГОМӘРОВА, Төмән шәһәре
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума