#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балаларга үгет нәсихәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Һәр нәрсәдән олы булган Аллаһы Тәгалә сезне анагыз карынында бар кылды һәм сезне дөньяга килгәнчегә кадәр анда саклады. Һәм дөньяга килгәч, сезнең аналарыгызны сезнең өчен кайгырта торган итеп яратты, аналарыгыз сезне имезеп тәрбия итеп, сезгә төрле зарарлар тиюдән анагызны куркып саклый торган итеп яратты. Һәм дә сезнең аталарыгыз сезнең өчен мәшәкатьләнеп маллар табып, сез зур булганчыга кадәр сезне сөеп тәрбия иттеләр.

Аллаһы Тәгалә ата-анага яхшылык кылу белән боерадыр. Әгәр алардан берәү, я икесе дә олы яшьләрендә синең хозурыңда тәрбиягә мохтаҗ булып калсалар, син аларга “уф” дип тә әйтмә һәм аларның сиңа карата яхшылык теләүләрен каты сүз белән тыйма һәм кире какма. Аларга һәрвакыт яхшы сүз генә әйт, алар өстенә шәфкать һәм мәрхәмәтлелектән булган “канатларыңны” җәй, яп, һәм дә я Рабби! Мине кечкенә вакытымда тәрбия кылганнары кебек, ата-анама рәхмәт һәм шәфкать кыл”, дип хәер-догада бул.

Шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Ата-анага яхшылык кылу намаз, ураза, садака, хаҗ, гомрә, Аллаһы юлында җиһәт кылудан хәерлерәктер, - дигән.

И акыллы кардәшем! Аллаһыга итагать итеп, Аны тәгъзыйм кылганнан соң, ата-анаңны хөрмәтле тотып, аларга итагать кылу һәм гүзәл мөгамәләдә булу, аларда үзең турында яхшы хәтерне саклау тиешледер. Чөнки синең анаң авыр мәшәкатьләрне күтәреп, һаман сиңа шәфкать һәм мәхәббәт итеп, сине һәртөрле зарар бирүче эшләрдән саклап үстерде. Һәм атаң синең тормышыңда хаҗәт булган нәрсәләрне табарга тырышып кәсеп кылды һәм сиңа рәхәт булсын өчен иҗтиһад-тырышлык итте.

Шулай булгач, син аларны бик сөеп, аларның сүзләрен тыңла.

И кардәшем! Әнкәң сине иртә белән йокыңнан уятып, бит-күзләреңне юдырып, саф киемнәр кидереп, сиңа ризыклар әзерләп, сине туйдыра иде. Һәм кичләрен урыннарыңны әзерләп йоклата иде.

Һәм дә атаң-анаң бик сөеп һәм яхшылык теләп мәктәпкә җибәрделәр. Аларның шундый мәшәкатьләренең максаты исә – синең дөньяда бәхетле, мәгърифәтле, бай адәм булып та ахирәттә бәхетле булуыңдыр.

Син аларның бу хезмәтләрен онытып, аларның хәтерләрен калдырып, дөнья һәм ахирәттә хур була күрмә!

Бәлки аларның ул хезмәт һәм шәфкатьләренә каршы аларның сүзләрен тыңлап, аларга рәхмәт һәм гафу белән хәер дога кыл!

Куәтең җиткән кадәрле аларга мал-хезмәтеңне кызганма. Кечкенә вакытта сине ничек мәшәкатьләнеп тәрбия кылганнарын хәтереңнән чыгарма.

Әмир ЮСКАЕВ, Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836