#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бөек дәрәҗәләргә ирешер

последние и лучшие новости искусства в мире

23-6Ислам динендә балаларны дини юлда тәрбияләү, аларга тиешле-файдалы белем бирү хакында Коръән китабы - аятьләрендә һәм сөекле пәйгамбәребез хәдисләрендә күп тапкыр очрый, кабатлана. Бер хәдистә әйтелә: «Әти белән әнидән балаларга иң зур һәм бик мөһим булган бүләк - файдалы гыйлем һәм тәрбия», - диелә.

Тубыл шәһәрендә Айсылу ханым Юнысова бердәнбер баласы - Ришатны (Эдуард) әнә шул хәдисләргә таянып, тәрбияләп үстерә.

Ришат урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, үзе теләп дини гыйлем табарга тырыша. 1993 елда аның беренче остазы Әбделмәҗит хәзрәт Алеев була. Гыйлем юлын дәвам итү өчен 1994 елда Төмән районы, Ямбай авылы мәчетендәге мәдрәсәгә укырга килә. Ә инде бер хәтле гыйлем туплагач, ерак сәфәргә - Мисырга, мөселман дөньясында атаклы булган Әл-Әзхәр университетына юл тота. Ришат хәзрәт югары уку йортында бик тырышып тиешле булган дини гыйлем ала, гарәпчә җиңел итеп сөйләшергә өйрәнә, аны хәтта күп урыннарда зур галимнәр тәрҗемәче итеп файдаланалар.

Мөфтиләр карары буенча, Ришат хәзрәт Юнысов Ямал округы, Салехард шәһәрендә имам-хатыйб вазифасына билгеләнә. Бик салкын төбәктә 2001 елга хәтле ошбу катлаулы булган бурычны югары дәрәҗәдә үтәп чыга.

Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән халыкара Ислам конференцияләрендә катнаша. 1999 елда Мәскәүдәге «Президент-Отель» кунакханәсендә уздырылган конференциядә Ямал округы мөселман оешмасы вәкиле буларак гарәпчә чыгыш ясый, ягъни Ришат хәзрәткә конференцияне Коръән уку белән башларга тәкъдим ителә. Шулай ук 2000 елда Мәскәүдә Союзлар йортының колонналы залында Коръән укып дога кылу бәхетенә ирешә. Безнең якташыбызның шундый югары урыннарда хөрмәткә лаек булган халык каршысында дога кылып изге чараларны ачып җибәрүе себер мөселманнарына бик зур горурлык һәм бәхет дип әйтер идем.

2020 елда Ямбай авылы мәчетендә, мәчет имамы (мәрхүм) Мирхәтәм хәзрәт Яминов белән танышып, аның тәкъдиме буенча, Ямбай мәчетендә азан әйтү, Коръән уку боерыла. Ришат хәзрәт ошбу бик тә җаваплы булган вазифаны югары дәрәҗәдә алып бара. Мирхәтәм хәзрәтнең ошбу фани дөньядан вакытсыз китүе яшь имамга каты басым була. Ошбу минем белән күрешүдә Ришат хәзрәт, Мирхәтәм хәзрәтнең барча туганнарының олы кайгыларын уртаклашып, мәрхүмнең Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булуын теләп дога кылды. Төмән өлкәсе мөселман Диния нәзарәте җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйковның тәкъдиме буенча, Ямбай мөселман оешмасы советы ризалыгы белән Ришат хәзрәткә Ямбай мәчетендә җомга намазлары үткәрергә рөхсәт ителде һәм аңа имам-хатыйб вазифасы тапшырылды. Рамазан аенда Ришат хәзрәт җомга намазларыннан башка, кичләрен тәравих намазларын алып барды. Җомга намазларына, хәтта, Төмән шәһәреннән килүчеләр күбәя. “Шундый бик җаваплы хезмәтне тапшырган Төмән өлкәсе дини идарәсенә, мөфти Зиннәт хәзрәткә мин бик рәхмәтлемен һәм ошбу изге бурычны бөтен көчемне, булган гыйлемемне файдаланып, югары дәрәҗәдә үткәрәчәкмен”, - диде Ришат хәзрәт. Үзем дә берничә тапкыр җомга намазларында катнаштым, мәчеткә йөрүчеләр белән сөйләшеп-фикерләшеп, алардан Ришат хәзрәт турында бик күп җылы сүзләр һәм изге теләкләр генә ишеттем. «Без бик куанабыз, мәчетебездә шундый зур белемле шәхес - хәзрәтебез булды, аны бик яратабыз, ул изге эшен мәчетебездә күп еллар дәвам итәр дип өметләнәбез», - дип әйттеләр. Мин дә, аларның теләкләренә кушылам. Чын күңелемнән Ришат хәзрәткә киләчәктә Ислам файдасына зур уңышлар белән хезмәт итәргә насыйп итсен. Ин ша Аллах.

“Аллаһ - иман китергәннәрнең дустыдыр. Ул аларны караңгылыктан коткарып, нурга алып чыгар. Коръән тәфсире (2:257).

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836