Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

последние и лучшие новости искусства в мире

18-3Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә без ел дәвамында изге Рамазан ае җитүен түземсезлек белән көткән барлык мөселманнар белән шатлык хисләрен уртаклашабыз. Бу ай безгә узган елда тормышыбызга анализ ясау, Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлар өчен гафу итү мөмкинлеге бирә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи вәсәлләм) хәбәр иткәнчә, Рамазан ае башы - Аллаһның рәхмәте, уртасы - ярлыкау, ахыры - җәһәннәм газабыннан котылу. Рамазан - Коръән ае. Анда мең айдан да яхшырак бер төн бар. Аллаһы Тәгалә безгә бу айда ураза тотарга боерды.

Ашау, эчү, җенси мөнәсәбәтләрдән баш тартудан тыш, бу айда карашыбыз тыелган әйберләрдән, телебез гайбәттән һәм начар сүзләрдән азат булсын иде. Безнең карашыбыз Изге Коръән битләренә юнәлгән булырга тиеш. Тел Коръән уку һәм Аллаһы Тәгалә сүзләрен һәм Аллаһыны искә алу белән мәшгуль булсын. Ураза көннәрендә мөселманның колагына Аллаһы Тәгаләнең яхшы сүзләре һәм дини лидерларның һәм дин әһелләренең вәгазьләре генә ишетелергә тиеш.

Ий мөэминнәр! Рамазан аенда низаглардан һәм бәхәсләрдән баш тартыгыз. Фарыз булган гыйбәдәт төрләре белән беррәттән, изге гамәлләр кылырга ашыгыгыз. Күпләребез, традиция буенча, Рамазан аенда ифтар оештырырга тели, анда туганнары, якыннары, күршеләре чакырыла, әмма коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә без моңа ирешә алмыйбыз. Коллектив белән ифтар кылуны гомуми үзбикләнү режимы һәм карантин аркасында, акча булган очракта да, азык-төлек сатып алу өчен урамга чыга алмый торган дин кардәшләребезгә ярдәм белән алыштырырга була. Пенсионерларыбыз, керемнәрсез калган кешеләр дә аз түгел.

Ураза, намазлар, Коръән уку һәм өйрәнү - болар барысы да һәр Рамазанда башкарылырга тиеш шөгыльләр. Әмма Рамазан ае мөселман мохитендә хәйриячелекнең артуы белән аерылып торсын иде. Чөнки әлеге мөһим булган айда, илаһи белем һәм дин тотучыларга туры юлны күрсәтүче Коръән иңдерелгән айда, Аллаһ кушканнарны өйрәнү белән генә чикләнмәсеннәр, аларны тормышка да ашырсыннар иде.

Дөньяны Булдыручыбыздан Рамазан аенда барлык дин тотучыларны гөнаһлы гамәлләрдән саклап калуны, аларга Коръән, сөннәт тәгълиматларын үтәргә ярдәм итүен, мөселманнарның иманнарын арттыруны һәм аларга мөмкин кадәр күбрәк игелекле гамәлләр кылырга мөмкинлек бирүен сорыйм.

Мин шулай ук Ходайдан кешелекне коронавирус пандемиясеннән арындыруын сорап дога кылам. Аллаһы Тәгалә авыручыларга шифа бирсен, башкаларны саклап калсын. Раббыбыздан барыгызга да бу сынауны лаеклы үтү мөмкинлеге бирүен сорыйм. Амин.

Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт САДЫЙКОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836