28 - 30 ноябрь көннәрендә өлкә дини идарәсенең Ислам мәгърифәт үзәге мөселманнар өчен дистанцион имамнарның квалификациясен күтәрү курслары оештырды.
Курслар, беренче чиратта, мәчет хезмәткәрләренә, мөселман дини оешмалары һәм төркемнәре рәисләренә исәпләнгән.
Катнашучылар гаилә-никах мөнәсәбәтләре, никахлашу процессы, күмәк дини гыйбадәтләр кылу өлкәсендә үзләренең һөнәри белемнәрен күтәрделәр. Ислам шәригате, мирас хокукын җайга салучы нормаларга зур игътибар бирелде.
Укыту дистанцион рәвештә: Google meet программасы ярдәмендә интернет аша үткәрелде.
Ислам хокукы, ислам тарихы һәм социализация буенча лекцияләр үткәрелде.
“Әл-хакк” порталыннан
Гөлнур ВӘЛИШИНА тәрҗемәсе.