Материалы

Быелгы беренче семинар тәмамланды

последние и лучшие новости искусства в мире

9-3Төмән өлкәсенең имамнары өчен дини уку курслары тәмамланды. Ул Салаир трактында “Дружба-Ямал” ял йортында узды. Чираттагы семинарга хәтле шуны әйтәсе килә. Чыннан да, моннан 10 еллар элек дин ягыннан татарлар яшәгән төбәкләрдә халык таркау иде, бигрәк тә ерак авылларда, сазъякларда. Ул вакытта көндәлек мәсьәләләр буенча сорап барырга авыл мәчетенең имамнары белемле түгелләр иде әле. Менә инде берничә еллар элек өлкәбездәге имамнарның белемен күтәрү курслары эшли башлады. Әлбәттә, бу дини оешмалар рәисләре инициативасы һәм өлкә хакимияте ярдәме белән башкарыла.

Бүгенге көндә аның нәтиҗәсе бик зур. Халык хәзер дини проблемалар буенча үзләренең имамнарына турыдан-туры мөрәҗәгать итеп, дөрес һәм төгәл җавап алалар. Чөнки бүгенге имамнар һәрьяклап белемле һәм семинарларга бик теләп киләләр. Үзләре аңлап бетермәгән сорауларга тулысынча аңлатырлык белем алалар. Уку курсларына белемле укытучылар төрле төбәкләрдән чакырыла. Быелгы семинарда Казан ислам университетының ислам фәннәре буенча факультет деканы Р.А.Гиззатуллин, “Хәләл” стандарты буенча комитет рәисе И.Х.Зиганшин, Төмән өлкәсенең дини идарә мөселманнары оешмасыннан Р.Б.Камалиев, Россия Федерациясенең атказанган юристы, Төмән дәүләт университеты доценты О.А.Загвязинская, Төмән өлкәсе пенсия фонды бүлегенең идарә начальнигы урынбасары М.А.Ароян, Ислам мәгърифәт үзәге директоры И.Н.Юсупов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Е.М.Воробьев, өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков дәресләр бирделәр, чыгыш ясадылар. Шәригать буенча хокукый нормалар һәм аларның төрләре буенча дәресләр барды. Гадәттәгечә, Е.Воробьев мәчетләр имамнары белән очрашып, чыгыш ясады һәм күп сорауларга җавап бирде. Әлбәттә, имамнарны кызыксындыручы сораулар арасында Төмән шәһәрендә төзелергә тиешле яңа мәчет тә бар иде. Конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр дәресе Е.Воробьев тарафыннан тәмамлангач, Зиннәт хәзрәт имамнарга белемнәре күтәрелү таныклыгын тапшырды. Әйтергә кирәк, ул һәрбер имамның үзенчәлекле яхшы якларын, кем нинди эштә танылуын әйтеп, халыкка исламда намуслы хезмәт күрсәтүләре өчен рәхмәтләрен белдерде, һәрберсенә мактау сүзләре табып, иңбашларыннан кочаклап имамнарның күңелләрен үстереп җибәрде.

“Семинарда Е.Воробьев күп конфессияле регионда дини оешмаларның хезмәтләре, аларның әһәмиятле, үрнәк булырлык тәжрибәләре турында җылы сүзләр әйтеп китте.

Барча булган җәмәгатъ, катнашучы имамнар, ошбу уку курсларын оештыручыларга, Төмән өлкәсе хуҗаларына, милли эшләр комитетына чын күңелдән үзләренең зур рәхмәтләрен белдерделәр. Коръән китабында әйтелә: “Дөреслектә иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә Фирдәүс җәннәте иңә торган кунак йорты булыр, ул җәннәттә мәңге булганнары хәлдә аннан башка урынга күчүне теләмәсләр” (Әл-Кәһф, 18/107-108)”, - дип сөйләде Фатыйх хәзрәт Гарифуллин.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума