Материалы

“Чүп пакетларын зират коймасы аша ташлау кимеде”

последние и лучшие новости искусства в мире

23-5Рәсүлебез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи уә сәлләм): «Каберлекләрне зиярат кылыгыз, ул сезгә мәңгелек тормыш турында искә төшерәчәк», - дип боерды. Шуңа күрә зиратка бару динебездә сөннәт булган бик күркәм изге гамәлләрнең берсе булып тора.

Өлкәбездә зиратларга игътибар зур дип беләм. Чөнки төрле яклардан каберлекләрдә өмәләр үткәрү турында хәбәрләр килеп тора.

Бу юлы «Ахирәт» җирләү эше мәсьәләләре буенча муниципаль казна учреждениесе караучысы, Төмән шәһәрендәге Кугалы (Матмасс) поселогы мөселман оешмасы җитәкчесе Сөләйман хәзрәт Садретдинов безгә Яңавыл зиратында өмә үткәрәчәкләрен, волонтерлар, җирле депутат та катнашачагын хәбәр итте. Без барганда өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Илһам» оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин оештыруында волонтерлар ныклап эшкә керешкәннәр иде инде. Төне буе яуган яңгыр да тынычланып, яктырып кояш чыккан. Төмән җитештерү һәм социаль технологияләр колледжы һәм аграр университет волонтерлары мондый изге эшләргә теләп йөриләр икән. «Былтыр да килгән идек монда, - дип сүз башлады Тимур. – Червишево, Кугалы, Яңавыл зиратларын чистартуда катнашкан идек. Червишево зиратындагы күренекле якташыбыз – Советлар Союзы Герое Тамерлан Ишмөхәммәтов каберен гел карап торабыз. Бу эштә иҗтимагый оешмаларны да катнаштырырга тырышабыз. Бүген монда Төмән шәһәре депутаты Елена Бойко да килергә булды. Ул бу округның депутаты буларак, зиратны шефлыкка алырга теләк белдерде. Елена Григорьевна ректор булган аграр университеттан берничә волонтер хәзер монда эшлиләр.

Балалары, оныклары килеп чистартучылар да бар, тик ташландык хәлдәгеләр дә җитәрлек. Сынган агачларны, артыкларын кисеп, җыеп чүп арбасына ташыйбыз» .

Зират караучысы Зәйнулла Айнуллин бу зиратның бик борынгы булуын һәм анда Яңавылның өлкәннәрен генә җирләүләрен хәбәр итте. Җәмәгатьчелек белән сөйләшеп, шулай хәл итүләрен белдерде. Әле күптән түгел генә Яңавыл тарихын барлаучы җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Сажина җитәкчелегендә зират коймасы тирәли 60лап агач утыртылуын, өмә үткәрелүен сөйләде.

Сөләйман хәзрәт Кугалы зиратын тәртиптә тоту буенча да күп эш башкаруларын, шул район халкында зиратларга хөрмәт, ихтирам тәрбияләргә тырышуларын, бу эштә җирле иҗтимагый үзидарәләрнең (ТОС) ярдәмнәре турында үз фикерен, рәхмәтен белдерде:

- Элек чүп пакетларын койма аша гына ташлап китәләр иде, хәзер сизелерлек кимеде. Яңавылда да зиратларга кеше килми иде, ә менә депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашкач, эшләр алга китте. Кырынкүлдә дә шулай. Яшьләр дә аңлап, күреп үсәләр. Һәркемнең дә соңгы юлы зиратта тәмамлана.

Решетниководагы зиратны зурайту мәсьәләләре дә хәл ителде.

«Җирләү һәм җирләү эше турындагы» федераль закон нигезендә үлгәннәрнең туганнары җирләү буенча тиешле хезмәтләрдән түләүсез файдалана алалар. Бу исемлеккә җирләү өчен кирәкле документлар рәсмиләштерү; кәфенлек, истәлек билгесе, каберне ныгыту өчен такталар, җирләүдә кирәкле әйберләрне китерү; мәетне зиратка алып килү; кабер казу һәм күмү кебек эшләр керә. Алар өчен хөкүмәт кышкы чорда 13834 сум, җәен 7398 сум акча бирә. Бу хезмәтләрне Төмән шәһәрендә «Ахирәт» җирләү эше мәсьәләләре буенча муниципаль казна учреждениесе башкара. Мөрәҗәгать итү өчен телефоныбыз: 8-919-945-78-30.

Расүлебез (салләллаһу галәйһи уә сәлләм): «Чисталык - иманның яртысы», - дигән. Каберстан - һәркайсыбызның барачак урыны, шуңа күрә андагы пөхтәлекне, тәртипне саклау - һәрберебез өстендәге зур вазыйфабыз. Үлгәннәрне онытмау – исәннәр бурычы.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума