#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Цивилизацияләрнең өскә менүе һәм төшүе

последние и лучшие новости искусства в мире

(1 өлеш).

Аллаһы Тәгалә җирне булдырганнан соң, анда кешеләрне урнаштырды. Кемгәдер яшәү урынын Америкада билгеләде, кемгәдер Кытайда, кемгәдер гарәпләр утравында. Безгә сезнең белән, мөхтәрәм җәмәгать, Аллаһы Тәгалә монда, киң, бай, бәрәкәтле Россия җирлегендә яшәргә насыйп итте. Һәр акыллы кеше үзенә, күршеләренә, якын туганнарына, үзенең иленә һәм җир йөзендәге барча кешеләргә тынычлык, гөрләп алга баруны һәм иркенчелекне тели. Шуның өчен кешелек алдагы хаталарны, начарлыкка алып бара торган сәбәпләрне кабатламаска тиеш.

11-13 гасырларда ислам илләре алдынгы тормышта яшәгәннәр, аларда иң алга киткән цивилизация булган. Хәзер алай мактанырлык түгел. Ни өчен шулай булды. Бу һәркемне кызыксындыра торган тема.

Галимнәр цивилизацияләрнең үсү-төшүләренең 2 сәбәбен ачыкладылар. Әгәр ул илләр тиешле кагыйдәләрне үтәп яшәсәләр - өскә менәләр, ә киресенчә икән – аска тәгәриләр. Беренче сәбәп – дини, икенчесе – матди. Төшүнең сәбәбе булып диннең зәгыйфьләнүе тора. Әдәп бозыла, гөнаһлы эшләр күбәя, акыл буш эшләрне үтәүгә күчә һ.б. Шуңа да хөтбәләрдә еш кына имамнарыбыз 13 сүрәнең 11 аятен искә төшерәләр: “Чынлыкта, Аллаһы Тәгалә кешеләрнең хәлләрен үзгәртми, хәтта алар үзләрен үзгәрткәнчегә кадәр”.

Үсешкә ирешәсең килсә, үзеңә үзгәрергә - хәрәкәтләнергә, максатың булырга, тырышырга, яныңдагы кешеләрне үзгәртергә кирәк. Шул чакта гына Аллаһы Тәгалә хәлеңне дә үзгәртә. Ул бөтенебезне гаҗәеп күрү белән Күрүче, бөтенебезне гаҗәеп ишетү белән Ишетүче, бөтенебез турында Белүче, ул – Бер һәм Бердәнбер. Бу үзгәрешләр аның безне онытуына китерә.

цивилизацияләр алга баруның бер өлешенә җитеп, канәгатьләнеп тукталып калалар. Бу батуның башы гына! Кеше күңеленнән Аллаһы Тәгаләгә ышану китсә, аннан курку югалса кеше ярамаган эшләр эшли башлый – алдый, начар сүзләр әйтә, сихерчеләргә ышана... Әгәр бозык эшләр белән гомум җәмәгать шөгыльләнә башласа, Аллаһы Тәгалә күпмедер вакыт бирә, түзә, бозыклыктан туктауларын көтә. Аз вакытка халыкның дәрәҗәсен дә күтәрергә мөмкин. Аннары кисәтә башлый. Исегезгә төшерегез, хөрмәтле җәмәгать, Аллаһы Тәгалә алга киткән Нух пәйгамбәр халкын батырды. Адитларны куркыныч җил белән һәлак итте. Самуд халкын каты тавыш белән, Лут пәйгамбәр халкын җирләре белән әйләндереп ыргытты һәм аларга таш яңгыры яудырды.

Кая китте соң бу алдынгы цивилизацияләр? Алардан соң нәрсә калды? Коръәндәге тарихмы? Бүгенге көнне дә бөтен дөньяда көчле җил, су басулар, җир тетрәүләр, бетмәс кан кою сугышлары һәм төрле авырулар таралган. Көн туган саен төрле һәлакәтләр турында ишетәсең. Без матди якка нык бирелгән кешеләргә әйләндек. Без үзебезнең акылларыбыз белән сәбәп һәм нәтиҗә турында төшенеп җитмибез. Безнең хәрәкәт кылуыбызның нәтиҗәсе кая китергәнен аңларга тырышмыйбыз. Бу дөнья төзелеше бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән. Һәр ялгыш эшебез өчен күп мәртәбә артык түлибез. Хөрмәтле җәмәгать, бездән алда яшәгән цивилизацияләр җир йөзеннән табигать һәлакәтләре нәтиҗәсендә юкка чыкмадылар, ә Аллаһы Тәгаләне танымаулары, Аңа буйсынмаулары, кылган гөнаһлары өчен җәза алдылар. Гөнаһысыз яшәү, аларны кабатламау – һәркемнең зур бурычы.

Күп кешеләр инде аңлыйлар – риба (процентка акча биреп тору), зина кылу, аракы эчү, наркотиклар куллану, ир ир белән, хатын хатын белән яшәү, каты күңеллелек, төрле алдау эшләре – күңел төшүгә, авырлыкка, бәла килүгә китерәләр. Алар кешеләрне Аллаһы Тәгалә юлыннан арындыралар.

(Шәйхулла ЮЛДАШЕВ тәрҗемәсе).
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836