Дин әһелләре музейда

последние и лучшие новости искусства в мире

2-4Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Әл-Манар» (Маяк) волонтерлык хәрәкәте вәкилләре Төмән районы, Боровский поселогының «Родонит» мәдәният һәм ял үзәгенең туган якны өйрәнү бүлегендә булдылар.

Кунакларның килү сәбәбе – татар җәмәгатьчелегенең танылган вәкиле Минзат Ибәтуллин җитәкчелек иткән бүлектә борынгы мөселман китаплары саклану иде. Минзәт әфәнде тырышлыгы белән 80 берәмлек борынгы мөселман дини әдәбиятын җыеп реставрацияләүгә ирешкәннәр. Җыелган материал арасында - урта гасыр мөселман дин әһелләренең иске татар, госман, гарәп һәм фарсы телләрендәге фундаменталь хезмәтләре бар.

Китаплардан тыш, Минзат агай борынгы музыка уен коралларын, милли киемнәр, татар гаиләләренең көнкүреш әйберләрен җыйган һәм торгызган.

Кунаклар клубның татар бүлегендә булу белән генә чикләнмәделәр, шулай ук Боровский бистәсе үсеше тарихына багышланган бүлекләрнең экспозицияләрен дә карадылар, бистәнең төрле үсеш этапларына багышланган экспонатлар һәм тарихи материал белән таныштылар.

Динар НӘФЫЙКОВ тексты һәм фотосы. Төмән шәһәре
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума