Материалы

Дин әһелләре форумында

последние и лучшие новости искусства в мире

22-4Быел өлкәбездәге дини идарәләрдән Казанга VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына 35ләгән кеше барып кайтты. Барлыгы меңнән артык делегат катнашты. Аларның саны елдан-ел артып бара, яшьләр дә күбәя. Әлеге чаралар турында даими таныштырып баручы газетабыз дусты Фатыйх хәзрәт Гарифуллин тагын да бөтен эшен калдырып, укучыларыбызга бу матур чара турында сөйләр өчен редакциягә килде.

– Мине алдан ук чыгыш ясарга туры киләчәге турында шалтыратып хәбәр итеп куйганнар иде, - дип башлады ул сүзен. - “Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге” секциясендә катнаштым. Анда Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Исхаков кебек галимнәребез бар иде. 9нчы булып билгеләнгән чиратым җитте. Беркадәр арып калган милләттәшләремне җанландырырга тырышып, бу форумның күп чыгым таләп итүен, тик Татарстанның татар халкы өчен башкарган хезмәтенә чиксез рәхмәтле булып калуыбызны, урыннарда монда күтәрелгән әһәмиятле мәсьәләләрне халыкка җиткереп, телебезне саклауда үз өлешебезне кертеп, бәрәкәтле эшләр башкарырбыз, яшьләребезнең телебезгә соклануын булдырырга тиешбез, дидем. Көчле итеп Г.Тукайның “Пар ат”ын яттан сөйләп күрсәттем. Аннары Рейхстагка беренче байрак куйган Гази Заһитов исемле егетебезнең һәм Александр Матросовның балалар йортында тәрбияләнгән Шакирҗан Нигъмәтҗанов булуы тарих дәреслекләренә кертелмәве турында әйтеп үттем. Дәреслектә бу мәгълүматның булу-булмавы бездән тора. 17 мөфти белән Иранда булдым, алар арасында Г.Тукаебызны белмәүчеләр дә бар иде. “Бәлки сезнең арада да Тукай, Җәлилебезне белмәүчеләр дә бардыр?” Шым булып калдылар. Аннары бу мәгълүматларны тагын бер кабатлавымны сораучылар да булды. Без бу форумнарга Казан күрер, ашау өчен генә йөрергә тиеш түгел, нәтиҗәсе булсын иде.

Тагын да ханнарның озак еллар тикшерелгән сөякләрен җиргә тапшырганда катнаштым.

Программа бик тыгыз иде. Пленар утырышта эчтәлекле чыгышлар булды. Бик куанычлысы – барлык чыгышлар да татар телендә генә сөйләнелде. Телебез югалганга, татар авылларыбыз бетүгә, балаларыбыз татарча сөйләшмәүгә ачынганнар берничә иде. Тагын да Җәлил хәзрәт бала алдыруга каршы эчтәлекле итеп аңлатып китте. “Карап карагыз: күргәзмәләрдә, мәсәлән, песи, эт, паспортсыз, нәселсез (парода) хайваннар алып килмиләр; ә кызлар конкурсларында матурлык кына беренче планга куела”, - диде ул. Күбрәк китаплар, белемле егетләргә эш хаклары, яшәү шартлары кирәклеге турында әйтелде. Катнашучылар ислам диненең традицион кыйммәтләренә, Россия Федерациясе кануннарын үтәүгә, халыклар арасында татулык идеяләренә, дини һәм татар милли үзаңына тугрылыкларын белдерделәр.

Г.Камал театрындагы спектакль дә кызыклы иде.

3нче көндә Болгар җыенына киттек. Былтыр гына ислам академиясенә нигез салу бәйрәмен күрсәк, быел аның төзелеп бетүенә сокландык. Бик дәрәҗәле кунаклар килгәннәр. Академиядә быел сентябрь аенда укулар башланачак. Бездән дә студентлар кабул ителәчәген белдерделәр. Анда журналистлар сорауларына җавап бирдем. Яшьләрнең белер-белмәс идеяләргә ияреп китүләрен булдырмас өчен академиядә белем алган галимнәр аларны дөрес тәрбияләргә тиешлеген әйттем, аннары экстремизм, радикализм кебек динебезгә кирәкмәгән юнәлешләр булмаячак, дидем. Безнең үз галимнәребез булырга тиеш, дидем.

Әңгәмә барышында өлкәбездәге халыкларның дус яшәвен, татар халкы үткәргән күркәм чаралар турында сөйләдем. Сабантуйларның эчемлексез үтүен, хаҗга хөкүмәтебезнең түләүсез җибәрүен, елына 4 тапкыр дини укулар үтүен һәм башкаларны әйттем. Бүләккә китаплар, матбугатыбызны алып бардым. Яңа күрешүләр, ерак төбәкләрдән килгән милләттәшләр белән танышулар, телебезне саклауда бик зур этәргеч булды дип әйтер идем. Халкыбыз, милләтебез өчен бик кирәкле, әһәмиятле, көтеп алынган мондый форум ел саен дәвам итәр дип ышанабыз, Инша Аллаһ.

Делегатлар арасында үз хисабларына тормыш иптәшләре белән баручылар да булды, алар Казаныбызны тамаша кылырга калдылар да әле. Бу да бер яхшы күренеш. Мәчетләребезне, музейларны карау өчен аерым көн кирәк. Киләсе баруда әтиемнең туган авылына барып кайтырга планлаштырам.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума