#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дин әһелләре сириялеләргә ярдәм алып бардылар

последние и лучшие новости искусства в мире

11-5Россиянең бер төркем дин әһелләре ил Президенты каршындагы дини берләшмәләрнең үзара бәйләнеше буенча советның Сирия халкына ярдәм итү уңаеннан оештырылган Эш төркеменә тупланып, сугыш газапларын кичергән Сириягә һәм Ливанга барып кайттылар. Алар арасында мөселманнар: Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте президиумы әгъзасы, Төмән өлкәсе имам-мөхтәсибе Илдар Зиганшин, Россия мөселманнары дини җыены җитәкчесе мөфти Әлбир Крганов, Дагыстан Республикасы Үзәк диния нәзарәте җитәкчесенең беренче урынбасары Әхмәд Кахаев һәм башкалар бар иде.

Сирия кризисы елларында төрле дин әһелләре белән әлегедәй зур делегация бу илгә беренче тапкыр күләмле ярдәм алып бара. Россиянең Аллаһка ышанучылары тарафыннан җыелган 77 тонна он, шикәр, ярма, макарон, сыек май, коры сөт, балык һәм ит консервлары 25әр килограммлы 3000 тартмага тигез бүлеп әзерләнгән иде. Боларга өстәп, балаларга Россиядә җитештерелгән конфет-шоколадлар да таратылды. Дәмәшкъта ярдәм делегация вәкилләре очрашып, сөйләшкән 11 урында бирелде. Бу шәһәргә илнең башка - яшәү өчен куркыныч төбәкләреннән килүчеләр дә күп. Кунаклар илнең төрле дини оешмалар вәкилләре белән әңгәмәләрдә катнаштылар, чиркәү, мәчетләрдә, уку йортларында, ятимнәр янында булдылар. Якындагы Ливан илендә Сириянең 2 млн качагы яши. Дин әһелләре алар янына, Бәйрутка бардылар, бер өлеш ярдәм Алеппо шәһәренә китте. Ачы сугыш җимерекләре белән бергә, ачлык-ялангычлыкны да кичерүче, эшсез калган сириялеләрнең үз кулларына бераз булса да азык-төлек запасы тапшыручылар зур канәгатьлек белән туган илләренә исән-имин кайтып җиттеләр. Әлеге проектның кураторы - бөтен Русьның һәм Мәскәүнең изге патриархы Кириллга, Россия халкына Сириядә яшәүчеләр зурдан-зур рәхмәтләрен белдергәннәр. Россиялеләр үткән юл ике көн минометтан атуга дучар ителсә дә, ярдәм акциясе тукталмый, ахырына кадәр җиткерелә.

Әлеге зур проектта катнашучы өлкәбез имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәтнең үзе белән дә сөйләшү бәхетенә ирештек.

– Россия Президенты каршындагы дини берләшмәләрнең үзара бәйләнеше буенча советта 2017 елда Сириягә ярдәм итү турында карар кабул иттеләр. Эш төркеме төзелде. Июнь аенда беренче тапкыр ярдәмне җибәрдек. Ул вакытта безне сугыш барган илгә кертмәделәр, без Бәйрутта очрашып, булышлык күрсәтерегә теләгебез барлыгын белдердек. Август аенда тагын да гуманитар ярдәмне озаттык. Ә быел февраль аенда инде үзебезгә барырга рөхсәт иттеләр. Әле бер генә илнең дә дин әһелләре берләшеп, мондый проектны тормышка ашырганы булмады. Әзерлек эше бик яхшы башкарылган. Сириянең дини оешмалары әһелләре безнең планны тормышка ашырырга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Гуманитар йөкне тарату вакытында күргәннәр арасында сугыш нәтиҗәсендә ятим калган балалар белән очрашу бик тетрәндергеч булды. Элек Аллаһтан ата-аналарны үз балаларын җир куенына тапшырудан азат итүен сораган булсам, монда күз алларында әти-әниләренең үтерелүен күргән балаларны очраттым. Алай гынамы, аларга әти-әниләренең мәетләрен үзләренә күмәргә дә туры килгән. Без кайчандыр Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашкан, ләкин инде әкренләп сугышның нәрсә икәнлеген оныта башлаган буын. Минем өчен, Сириядән соң, Россиядәге тормыштан зарлануыбыз рәхәттән чыдый алмыйбыз шикелле булып тоелды. Безнең мәгарифнең дөрес белем бирмәве, балаларның көне буе компьютер артында утыруына, аларның “Кока-кола” эчүенә зарлануыбыз шулкадәр буш сүзләр булып калды. Ә чынында без тынычлыкның кадерен белми башлаганбыз. Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.с.) хәдисләре исемә төште: пәйгамбәр мәңгелек дөньясына китеп, берникадәр вакыт үткәч, аның эшен дәвам итүчеләр елап җибәргәннәр: “Аллаһыбыз, син безне оныттың, яшьләр үсәләр, ярлылыкны, авыруларны белмиләр, әйбәт яшиләр, әкренләп сине дә оныталар”. Һәм күз яшьләре белән Аллаһы Тәгаләдән авырулар, ярлылык бирүен үтенгәннәр. Татарстандагы корылыкка борчылуымны белдергәч, әнием дә бервакыт: “И, улым, кешеләрне кара әле син, аракы эчәләр, начарлыклар эшлиләр, алдыйлар, үтерәләр, боларның барысына да җавап итеп Аллаһы Тәгалә авырлыкларны җибәрә, үзен искә төшерә”, - дигән иде. Без авырлыклар килгәндә генә Аллаһы турында уйлыйбыз. Бүгенге көндә авылларның бетүе, андагы кешеләрнең кибеттән сөт сатып алулары да борчый мине.

Сирия янында гына Ливан. Качаклар лагеренда гел хатын-кызлар гына. Балалар да күренми, ирләр дә юк. 100 метр ераклыкта блок-постлар. Әлеге кешеләрнең бернинди документлары юк, ә аларны тикшереп кертәләр. Ә нәрсә тикшерәләр? Кесәләрне. Илдә коррупция зур үсеш алган. Сугышта шайтан идарә итә, ул кешеләрне маңгайга маңгай бәрелештерү өчен бар тырышлыгын куя.

Мин чиркәү, мәчетләргә кергәндә гарәп язуы булуына гаҗәпләндем. Чиркәүләрнең ишек өстенә “Әлхәмдулилләһ” дип язылган. Барысы да гарәпләр. Гражданнар сугышы бара икән! Сугышта дини әләм күрсәтеп, Аллаһ исеменнән туганыңны, күршеңне ничек үтерергә мөмкин, Аллам сакласын! Безнең илдә беркайчан да бу хәлнең булганы юк. Ә бит бу сугышны яклаучылар җитәрлек. Хакимияттәгеләр ошамаса, хокукый юллар да бар бит. Ник корал белән дөреслекне исбатларга? Пәйгамбәребезнең тагын бер хәдисе: ике кеше кылычларын чыгаралар. Берсе үлә. Икесе дә тәмугка озатыла. Үлгәне, мин бит зыян күрдем, үлдем, ни өчен мине монда җибәрдегез, дип сорый. “Сиңа җай гына туры килмәде. Ә кылычыңны ялангач калдырып нишләргә уйлаган идең, ниятең яхшыдан түгел иде бит?” – диде Аллаһы Тәгалә.

Сириягә баруыбызның төп максаты да бу илдә әхлаклылык, кешелеклелек сыйфатлары артып, тынычлык урнашсын өчен Аллаһы Тәгаләдән сорау иде. Теләкләребез тормышка ашып, дөньяда сугышлар булмасын, сабыйлар әти-әниле үссеннәр иде, - дип сөйләде Илдар хәзрәт Зиганшин.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836