Материалы

Дин начарлыкка өйрәтми

последние и лучшие новости искусства в мире

10-511 нче февральдә Тубыл шәһәренең В.Солдатов исемендәге медицина колледжында студентлар иерей Александр һәм Төмән өлкәсенең имам–хатыйбы Ибраһим Сухов белән очраштылар. Дини конфессияләр вәкилләре студентлар белән әңгәмәдә ислам һәм православие кануннары, гаиләдә бер-береңә хөрмәт күрсәтү һәм башка төрле тормыш кагыйдәләре турында сөйләделәр. Студентлар аларга төрле сораулар бирделәр.

12 нче февральдә Тубыл шәһәренең күппрофильле техникумында “Дин начарлыкка өйрәтми” темасы буенча оештырылган чарада Тубыл шәһәренең тарихи мәчетенең имам–хатыйбы Фәннүр Казыймов ислам диненең нигезләре, гасырлар буена сакланып килгән традицияләре турында сөйләде.

Хәзрәт әхлак темасына аерым игътибар бирде. Ул, эчкечелек һәм наркоманиянең сәламәтлеккә, киләсе яшь буынга зур зыян китерүе турында сөйләп, сорауларга җавап бирде. Соңгы елларны яшьләрнең сынаулар алдында каушап калганнарын, үзләренә кул салулары - суицид киң таралганын, аның ислам һәм башка диннәрдә дә зур гөнаһ булганын искәртте. Яшьләрне кызыксындырган катнаш никахлар, башка динне кабул итү темалары буенча күп сораулар яңгырады, хәзрәт һәр сорауга нигезле җаваплар бирде, тормыштан мисаллар китерде. Этник мөселманнар, христианнар булганын, диндә мәҗбүр итү булмаска тиешлеген аңлатты. Башка динне көчләп кабул итәргә ярамаганын, янәшәбездә яшәгән башка милләт вәкилләренең диннәренә, мәдәниятенә хөрмәт күрсәтү кирәклеген аңлатты. Ул Аллаһы Тәгалә биргән сынауларны сабырлык белән кичерергә кирәклеген әйтте.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума