Материалы

Дин үсешендә зур этәргеч булды

последние и лучшие новости искусства в мире

1-2Төмән шәһәренең Сакко урамы, 5 нче йортта урнашкан Төмән өлкәсе мөселман дини идарәсе бинасында 1990 елларда оештырылган «Белем» мәдрәсәсенең 25 еллык юбилеена багышланган тантаналы җыелыш үткәрелде.

1990 нчы елларда Төмән шәһәрендә мәдрәсә кебек уку йортлары әле юк иде. 1993 елның сентябрь аенда, халкыбызның изге теләкләрен искә алып, аларны уңышка ашыру уе белән шәһәр буйлап урын эзләп киттем. Күп кенә вакыт йөреп, исемә 7 нче (геологлар) училище директоры, якын дустым Раил Сирай улы Низамов килеп төште. Мин тиз генә ошбу уку йортына йөгердем.

Үзем белән бергә Яркәү районы, Түре авылыннан Габдрәшит хәзрәт Вахитовны алдым, ул Уфа шәһәрендә 2 ел мәдрәсәдә укып кайткан иде. Раил абый безне бик җылы каршы алды, теләк-ниятләребезне хуш күреп, ислам дине дәресләрен укыту теләге барын ишетеп, безгә бер бүлмә билгеләп бирде. Кичләрен шул училище бүлмәсендә ислам дәресләрен башладык. Беренчеләрдән булып Мәчитовлар гаиләсе килде - әбиләре Рәйсә апа, әти-әниләре Тимерхан һәм Рәүфә, балалары - 12 яшьлек Марат, 10 яшьлек Чулпан, 6 яшендәге Фәрхәт. Аннары Фәридә апа Рябикова, Мәүҗидә апа Хисмәтуллина кызы Әлфия белән. Соңрак безнең дәресләргә сугыш ветераны - «Дан ордены» кавалеры Хәбибулла Якин йөри башлады. Тиз арада массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә кордык - еш кына безгә «Дусларга сукмак» радиотапшыруы, «Очрашулар» телетапшыруы редакторлары, «Яңарыш» газетасы хезмәткәрләре, аларның башлыклары - Азат Сәгыйтов килеп китәләр иде. Көннән-көн укучыларның саны арта барды. Яшьләр дә, картлар да йөри башладылар. Бер-ике ай эчендә укучылар - шәкертләр гарәпчә укырга да, язарга да өйрәнделәр. Аларга инде күбрәк белемле мөгаллим кирәклеге ачыкланды. Ошбу ният белән үзем Башкортостанның Уфа шәһәренә юл тоттым. Мине мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин каршылады. Ул вакыт монда Төркиядән 10 яшь ислам белгече килгән иде. Тәлгать хәзрәт миңа шуларның берсен үзем белән бергә Себергә алып китәргә рөхсәт итте. Минем белән ерак юлга чыгарга Ибраһим хәзрәт Алныачык ризалык белдерде. Юлда барабыз, үзем уйланам: кунакны кая урнаштырам, кем аны ашата, ничек ул Себердә - чит җирдә яшәячәк? Төмәнгә килеп житкәч, тиз генә Хөсәен абый Шәриповка (ул безнең шәкерт) шалтыраттым, үземнең тәкъдимнәремне, сорауларымны әйтеп бирдем. Хөсәен абый кунакны үзенең фатирында кабул итәргә ризалык белдерде. Минем инде шатлыгымның иге-чиге юк. Безнең мәдрәсәгә Ибраһим хәзрәт килеп кергәч, уку тәртипләре тагын да тирәнрәк һәм әһәмиятлерәк булып китте. Килүчеләр саны тагын артты, халык агыла. Тиз арада Ибраһим матур итеп татарча сөйләшергә өлгерде. Аның белән бергә Коръән ашларына йөри башладык, шулай ук татар авылларында да күп булдык. 1994 елның башларында яңа белгеч - алжирлы Суфи Багдад килеп кушылды. Ул үзе Баку университетын тәмамлаган. Багдад гәрәп телен укыта башлады, укучылар бик кызыксынып һәм бик тырышып өйрәнделәр. Бу елны безнең мәдрәсәгә төркияле, Коръән хафиз Рәмзи хәзрәт Доган килде, аның матур тавышы укучыларны таң калдыра иде. Шул ук вакытлар монда үзбәк егете - Алишер Дедамирзаев та дәресләр биргәләде.

Училищеның ашханәсендә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре вакытында аш мәҗлесләре үткәрелә иде, шәһәрнең төрле почмакларыннан милләттәшләребез, төрле кунаклар агыла иделәр.

Яшь шәкертләр - Әнисә һәм Искәндәр Юсуповлар мәдрәсәдә таныштылар, никахлашып өйләнештеләр. Без барыбыз да диярлек аларның никах мәҗлесендә катнаштык. Бүгенге көндә бер егетләре һәм ике кызлары бар. Искәндәр хәзрәт хәзер Ислам мәгърифәт үзәге директоры, Әнисә ханым – үзәк директоры урынбасары.

Маһирә ханым Рябикова тумышы белән Яркәү районы, Сала авылыннан, безнең мәдрәсәдә татар теле дәресләрен алып барды. Татарча белмәүчеләр өчен ошбу дәресләр бик мөһим һәм файдалы булдылар.

Безнең уку йортыбызда укып чыккан шәкертләр үзләре дә зур белгечләр булып өлгерделәр. Марат Мәчитов күп еллар Мәккә шәһәре мәдрәсәсендә укып, бүгенге көн Кырынкүл мәчетендә имам-хатыйб вазыйфасын алып бара, Фәрхәт Мәчитов - Яркәү, район үзәге мәчетендә хезмәт итә. Мәчитовлар гаиләсендә дөньяга килгән кызлары Мәрьям бүгенге көндә үсеп житеп, Яркәү районы, Сала авылында дин эшләрендә тырышлык күрсәткән Таштимер Ташбулатов белән никахлашып, гаилә корып, авыл мәчетендә уңышлы рәвештә ислам дәресләрен алып бара.

Безнең укучыбыз - Зөләйха Шәмсетдинова Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлады, инде күп еллар Төмән шәһәре урта мәктәбендә гәрәп теленнән дәресләр бирә. Шәйхулла Юлдашев Казанда «Мөхәммәдия” мәдрәсәсен һәм Казан ислам университетын тәмамлады. Ришат Әминов 63 яшендә Казан ислам университетында югары белем алды. Бүгенге көндә Төмән районы, Кыштунлы авылы мәчетен булдырып, изге эшләр башкара, аның быел 70 яшьлек юбилее булып үтте.

Сөекле пәйгамбәребезнең хәдисендә әйтелә: «Бишектән алып ләхеткә хәтле өйрәнегез»!

Татар мәкаленнән беләбез: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар».

Юбилей тантанасында үзебездә укып чыккан, бүгенге көндә дин юлында хезмәт итүчеләр катнаштылар. Ошбу җыелышны оештырып алып баручылар: Әнисә ханым һәм Искәндәр хәзрәт Юсуповлар «Белем» мәдрәсәсендәге үзләренең беренче адымнары турында әйтеп киттеләр, монда алган ислам гыйлемнәре алар өчен киләчәк тормышка юллама булып саналган һәм Юсуповлар гаиләсе тормышларын ислам диненә хезмәт итәргә багышлаганнар.

Зөләйха Шәмсетдинова да үзе турында сөйләде. Биология фәннәре кандидаты Нәсимә ханым Якина мәдрәсәдәге дәресләрнең бик әһәмиятле һәм үз вакытында мөһим булганнары турында әйтеп китте.Чыгыш ясаучылар: Шәйхулла Юлдашев, Хисмәтуллиналар - Мәүҗидә апа һәм аның кызы Әлфия, Сәлимә Ахиярова, Зөбәйрә Сәлимова, Гөлфәрүзә апа Рәхмәтуллина мәдрәсәдәге вакытларны искә алып, сагынып, ошбу укуларга зур бәя биреп, юбилей тантанасын оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Богандинка поселогыннан килгән Вәсилә ханым Хәбибуллина 90 нчы елларда «Белем» мәдрәсәсе хезмәткәрләре белән булган элемтәләр турында әйтеп китте. “Дини бәйрәмнәр вакытында Төмән шәһәреннән килеп, Богандинка мәдәният йортында, тәравих намазлары, Гает бәйрәмнәре оештырыла иде”, - дип сагынып сөйләп алды.

Катнашучылар ошбу бәйрәмгә үзләре пешереп тәмле-затлы ризыклар белән килгәннәр.

Бүгенге көндә үзенең дәүләтендә - Төркиядә яшәүче безнең мәдрәсәдә укыткан Ибраһим хәзрәт Алныачык белән телефон аша сөйләшү, бер-беребез белән күрешү ошбу жыелышның бер бизәге булып калды.

Аллаһы Хак Тәгалә каршысында изге гамалләребез алга барсын, бәрәкәтле булсын, үзебездән соң килүче нәселебезне, динебезне дәвам итүчеләргә чын күңелемнән иксез-чиксез уңышларга ирешүләрен теләр идем.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума